Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл эчендә автобус йөрсә...

Транспортта йөрүчеләр өчен генә кыска кебек күренә ул, ә җәяүленең хәле чамалы, җитмәсә авыру булып, техникум башыннан больницага тәпилисе булса; балалы хатыннарның да хәле җиңелләрдән түгел. "Бик барыр идем больницага, менеп укол да кадатыр идем, бигрәк ерак шул", дип өлкәннәрнең зарланганнарын күп тапкырлар ишеткәнем бар. Нәни сабыйларның берсен кулына күтәреп, икенчесен җитәкләп барган әниләрне күреп бик кызганам мин.

Халыкның күпчелеген, өлкәннәрне аеруча борчыган мәсьәлә транспорт белән бәйле, район үзәгендә бер транспорт йөртеп булмыймы икән? Бәлки авыл җирлеге үзе хәл итә аладыр бу мәсьәләне, булмаса район җитәкчеләре белән эшләп булмыймы? Көне буе йөреп тормаса, билгеле бер сәгатьләрдә йөрсә, ул халыкка игълан ителсә, бик уңайлы булыр иде. башка җирләрдә шундый маршрут автобуслары бар бит! Зур автобус булмаса, микроавтобуслар бар хәзер. Уйлаганда эшләмәслек түгелдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев