Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азалия- чемпион!

Казан шәһәрендә 28 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр шахмат мәктәбенең беренче директоры В.С. Прохоров истәлегенә багышланган республикакүләм ачык турнир узды.

Күбрәк шәһәр шахматчылары катнашкан бу бәйгедә  Әтнә районының 6 шахматчысы - Мифтахова Азалия, Шәрәфиев Самат, Гарипова Ралия, Гарипова Инзилә, Кәримов Камил, Сәгъдиев Раяз катнашты.

Тренерлары - спорт мастеры Раил Шакиров.

11 яшьлекләр арасында Азалия Мифтахова чемпион калды. Ул - беренче урында, икенче урында - Чаллы кызы, өчтә - Казан кызы. Безнекеләр кебек район авылларыннан килеп уйнаучы юк.

108  шахматчы арасында Шәрәфиев Самат бик уңышлы чыгыш ясап, аздан гына өчлеккә керми калды. Кәримов Камил да яхшы уен күрсәтте. Яңа гына уйный башлаган Инзилә Гарипова 9 уеннан 3 очко алды. Иң кечкенә шахматчыбыз Раяз Сәгъдиев та 4 очко туплады.

- Бик яхшы уен күрсәттеләр, молодцы, мин канәгать. Сокланучылар күп булды аларга,- ди тренерлары да. Афәрин. Котлыйбыз Сезне!

Фотолар Әтнә шахматчылары төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев