Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азан моңы яңгырасын!

Хәзерге вакытта районыбызда 29 мәчет эшли. Быел тагын ике мәчет Шәкәнәч һәм Мамыш авылларында ачылачак. Мәчетле булу - халкыбызның озак еллар күңелләребез түрендә йөрткән иң изге хыялы. Динебезнең өзелер-өзелмәс җебен ялгап җибәрү, безгә, хәзерге заман кешеләренә насыйп булды. Моның кадерен белеп яшәү Аллаһы Тәгалә каршындагы һәрберебезнең изге бурычы. Мәчет -...

Хәзерге вакытта районыбызда 29 мәчет эшли. Быел тагын ике мәчет Шәкәнәч һәм Мамыш авылларында ачылачак.

Мәчетле булу - халкыбызның озак еллар күңелләребез түрендә йөрткән иң изге хыялы. Динебезнең өзелер-өзелмәс җебен ялгап җибәрү, безгә, хәзерге заман кешеләренә насыйп булды. Моның кадерен белеп яшәү Аллаһы Тәгалә каршындагы һәрберебезнең изге бурычы. Мәчет - Аллаһ йорты буларак, кешеләрне тынычлыкка, татулыкка, үзара ихтирамга өндәүче саваплы урын. Укылган азаннарыбыз халыкны намаз гыйбадәтен кылырга чакыру гына түгел, авылларыбызга иман нурын тарата, шайтанны качыра. Тыңлаучыларның күңелләрен назлый, җаннарыбызга рәхәтлек бирә. Дулкыннары еракларга, иген кырларыбызга, болыннарыбызга яңгырый. Халкыбызга Аллаһының бөеклеген кат-кат искә төшерә. Күренекле шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй:

Әйт азан!

Таң атты кошларда уянып сайрасын!

Кычкырып торгыз баен,

ярлы гавамен, мулласын!

Изге тәкъбир яңгырасын,

барсын Ходайның каршына

Һәм матур таң атканын

һәркем ишетсен аңласын.

Бер гаҗәпләнсен кояш, таң,

җен, фәрештә, җир, адәм

Бар да торсын, мактасын тәңрен, яраткан Алласын! - дип моннан бер гасырдан да артыграк элек язган.

Кайбер авылларыбызда, һәркөнне 5 мәртәбә булмаса да, азан әйтеп намаз­лар башкарыла. Кызганыч, күп кенә авыл­ларыбызда җомга көненнән башка азан әйтелеп, намазлар укылмый. Үзәк мәчетебездә дә микрофон аша азан әйтү туктатылды. Сәбәбе - мәэзин әфәнденең, әйтеп караучыларның тавышы халыкка ошамый. Бу турыда күптән мәрхүм Марс Шиһапов (җаны җәннәтле булсын) бик дөрес тәнкыйтьләгән иде. Үз вакытында чара күрелмәде. Нәтиҗәдә Олы Әтнәдә яшәгән 4 меңләп халык азан тавышын ишетүдән мәхрүм булды. Әтнәдә яшәүче меңләгән ир-атлар арасында матур итеп, халык күңеленә хуш килерлек азан әйтүче табылыр дип уйлыйм. Мәэзин пакъ, чиста күңелле булырга, тавышының халык күңеленә хуш килүе шарт. Сәхәбәләр арасыннан берәү азан әйтергә рөхсәт сорагач, Мөхәммәд галәйһис-сәлам: "Билалның тавышы олырак", дип, ул кешегә азан әйтүне тыйган.

Район үзәгендә бердәнбер мәчет буларак, дини мәрасимнәрне башкару бер генә имамга мөмкин түгел. Шуның өчен Үзәк мәчеттә имам-хатыйб, имам һәм мәэзин булырга тиеш. Аларның һәркайсы җитәрлек дини белемле, тыныч, сабыр намуслы, гадел, шәригатькә яраксыз булган гореф-гадәтләрдән арынган, хәрамгә катнашмаган, һәр җәһәттән ка­милләшкән, җәмәгатьчелек алдында абруйлы шәхес булуы зарур. Мәчет шундый дин әһелләре белән тулыландырылса, вакытында азаннар әйтелеп, дини мәрасимнәрне үткәрүне дә очраклы кешеләр башкара алмаслар иде. Мәчетнең имам-хатыйбе Наил хәзрәткә, районыбыз мөхтәсибе буларак күптән түгел генә дүрт елга шәһадәтнамә бирелде. Минемчә, имам һәм мәэзин вазыйфасына бәйге оештырып, лаеклы дин әһелләре белән тулыландырырга кирәк.Үзәк мәчет үрнәк мәчеткә әйләнсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев