Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бар да “ах, итте

Өлкәннәр көнен авылыбыз белән билгеләп үттек. Бу мөхтәрәм кешеләргә багышлап оештырылган концерт татар халык биюе белән башланып китте. Әлбәттә инде, беренче чиратта, мәдәният хезмәткәрләре бирегә килгән барлык олы яшьтәге кешеләрне, хөрмәтле ветераннарыбызны бәйрәм белән котладылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр. IX сыйныф егетләре җыр башкарып үтте, ә VI сыйныф укучылары мулла...

Өлкәннәр көнен авылыбыз белән билгеләп үттек. Бу мөхтәрәм кешеләргә багышлап оештырылган концерт татар халык биюе белән башланып китте. Әлбәттә инде, беренче чиратта, мәдәният хезмәткәрләре бирегә килгән барлык олы яшьтәге кешеләрне, хөрмәтле ветераннарыбызны бәйрәм белән котладылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр. IX сыйныф егетләре җыр башкарып үтте, ә VI сыйныф укучылары мулла һәм шәкертләр арасында була торган кызыклы күренешләрне тасвирлап үттеләр. Концерт җырлар һәм дәртле, сокландыргыч биюләр белән уралып барды. Ә инде III сыйныф укучысы Ландыш Сафинаның биюен карап утырып барлык тамашачылар да "ах" итте. "Бу кыз киләчәктә биюче булыр", - дип әйтеп алдылар. Популяр булган "Гөлкәем" ансамбленең кызлары Миләүшә Хәйруллина, Хәкимова Гөлиянең мари халыклары биюен карап утырып үзебезнең дә биисе килеп китте, хәтта. Хәлил Вахитов өлкәннәрне яшьлекләренә кайтарып, үзенең яраткан көен баянда уйнады.

Әниемне сәхнәдән туган көне белән котлаулары да безнең өчен көтелмәгән сюрприз булды. Лилия Хәкимова һәм Лилия Галләмова башкаруында "Яшиселәр килә" исемле җыры белән тәмамланды. Күңел җылысын биреп, өлкәннәребезне хөрмәтләп, аларны коймаклы чәй белән сыйлаулары, шулай ук аларны онытмаулары күп нәрсә турында сөйли. Шундый үзара хөрмәтне күргәч, дөрестән дә яшиселәр килә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев