БАРЫНЫҢ БӘРӘКӘТЕ БУЛСЫН!
Соңгы еллар һәммәбезне менә шулай дип әйтергә өйрәтте. Элекке белән чагыштырырга яратабыз, ә чагыштыру һәрвакыт файдага булмый.
"Дусым" хуҗалыгының Бактачы янәшәсендәге басуына баргач та, әнә шулай узган белән бүгенгене чагыштырып алдык. "Масса начаррак быел, яңгырлар юк дип тә әйтеп булмый, ява да, җил булгангамы дым тормый. Көтеп торырга туры килә ", - диләр "КамАЗ" шоферлары якынлашып килүче "Ягуар" белән "МТЗ-1221"гә ишарәләп. "Җитмәсә һәркайсыбызның техникасына прицеп куелган", - дип өстиләр. Шул арада хатирәләр яңара, кем кайчан күпме эшләгән... Ә мин сенажга салынасы массага сокланып карап торам, бар да чагыштыруда күренә, диләр. Үзләре начар, дисәләр дә, башка хуҗалыкларныкы белән чагыштырганда күз тимәсен, масса калын әле. Биредәге табигатьнең матурлыгын да өстәсәң, күпме көтәргә дә риза булырсың. Ир-егетләрне дә аңлап була, аз йоклап, күп эшли торган чор, ә матурлык тамак туйдырмый.
16 июньдә чыккан хуҗалык сенажга. Дусым авылының 40 гектарлы басуыннан башлаганнар. "Анда бер чокыр тутырдык, мондагысын - Кимедәге чокырга ташыйбыз, бу дүртенче басу", - диләр. Күмәк һәм тиз эшләп өйрәнгәннәр, Зөфәр Әгълиев "МакДон"да ура, Рифат Гайнетдинов "Ягуар"да ваклый, ике "ГАЗ-53"тә Зөлфәр Мөхәммәтшин, Әгъзәм Галләмов, өч "КамАЗ"да - Зөлфәр Галләмов, Ильяс Халиков, Илфат Гайнетдинов, бер "МТЗ-1221"дә Гыйниятулла Хәтибуллин сенажга дигән массаны чокырга ташыйлар, алары - дүртәү. Ә анда чиратлашып ике "К-700"дә - Илдар Гыйниятов белән Рамил Мортазин таптап торалар. Иртәнге сәгать 6да эш башлыйлар, "Кайту кичке 8-9 арасы була торгандыр. Ашаталар, техника төзек, озак тотмабыз", - дип ышандыралар. Хуҗалык 1 июньнән печәнгә чыгып, 232 гектардагы күпьеллыклардан хуҗалыкка 420 тонна печән әзерләп куйган, шәхси хуҗалыкларга бирер өчен 100 гектардагы күпьеллыклар да чабылган. Бүгенге көнгә сенажны да төгәлләгәннәр, "510 гектардан 2880 тонна сенаж булды, көнгә 300 тонна салып бардык", - ди хуҗалыкның баш бухгалтеры Илдар абый. Игелеген күрергә язсын.
Автор фотосында сулдан уңга Гыйниятулла Хатибуллин, Рифат Гайнетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев