Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Барысы да балалар өчен

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында узган брифинг 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иде.

Брифингта ТРның яшьләр эше, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев, мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

Гүзәл Удачина брифинг барышында республикабызда балалар өчен башкарылган хезмәтләрне һәм дә тиешенчә эшләнеп җитмәгәннәренә дә тукталып узды. Үз чыгышында күңелсез саннарга да нәтиҗә ясады. "Кызганычка каршы, 2011 елда республикабызда 511 бала һәлак булган, алдагы ел белән чагыштырганда кимрәк, әмма бу безне шатландырмый (2010 елда - 525), шуларның 380е төрле чирләр белән авырып үлүчеләр (әлеге саннарны Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министрлыгыннан ачыклап бетерәсе бар), 81 бала - төрле хәвеф-хәтәрләр вакытында һәлак булганнар (янгын, юл фаҗигаләре һ.б), 27се - суицид, 13 очрак - яңа туган сабыйлар үлеме, 13 бала үтерелгәннәр (җинаятчел гамәлләр нәтиҗәсендә)", - дип күңелсез саннарга ачыклык кертте. Шулай ук ул: "Балаларның яклау­чылары булып иң элек әти-әни тора. Шул хакта онытмасак иде", - диде.

Яшьләр эше, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев: "Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе 1 июньнән башланып китә. Балаларның ялын күңелле үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылачак", - диде.

Мәгариф һәм фән ми­нистры урынбасары Айрат Зиннуров үз чыгы­шында: "Республикабызда "Ачык мохит" программа­сын тор­­­мышка ашыру мак­сатыннан мөмкинлек­ләре чикләнгән бала­лар һәм яшүсмерләр өчен дә белем бирү учрежде­ние­ләрендә уңайлыклар тудыруны истә тотып эш­либез", - дип башкарыласы эшләрне ассызык­лап уз­ды.

Гомумән, 1 июньнән мәктәп яны һәм ял итү лагерьлары үз эшләрен башлап җибәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар,