Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баскан саен сөенәм

Элеккеге авыр тормышлар ерак калды. Аллага шөкер, хәзерге яшәешкә баскан саен сөенерлек.

Авылыбыз көннән-көн матурлана. Искиткеч мәдәният йортыбыз бар. Яңаны төзеп була, эшләмәсәләр күңелсез. Тик безнең Бәрәскәдә мондый хәл була алмый, бөтен кеше оптимист, бер урында таптана торган түгел алар, эш булсын. Талантларны да эзлисе юк. Аптырап та куям, яшьләре өлгерер инде аның. Әбиләренә таң калырлык. Яшьтән фермада эшләп, вакытында зур дәрәҗәләргә ирешкән, хәзер лаеклы ялда булучы Суфия Сәмигуллина, Назирә Хәкимуллина, Асия Вәлиуллина, Тәнзилә Галәвиева, Фирдинат Сафин сәхнәгә менеп, "Әбиләргә ни җитми?" спектаклен гаҗәеп итеп уйнадылар.

Концерт булса да, алар беренче. Чөнки ветераннар советы рәисе Сөембикә Садриева үзе тынгысыз, бөтенебезне бер йомгакка туплады.

Яшьрәкләр дә өлкәннәрдән үрнәк алып, "Өти балак" спектаклен куйдылар. Зөлфия Корбанова, Әнисә Әхмәтшина, Айсылу Корбанова, Рифат Хәкимуллин, Ренат Сәләхов, Радик Фазылҗанов, Ришат Шәрипов үз рольләрен җиренә җиткереп башкардылар. Авылдашлар да бик яратып карадылар. Без менә шулай авылдашларның һәр уңышын күреп, сөенеп яшибез. Ә бәйрәм ашы кара-каршы, ди халык. Без дә хөрмәтле. Гел шулай яши алсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев