Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең хәбәрчеләр яза

Ял көне булуга карамастан, иртә торды бүген Гөлчәчәк.Урын-җирләрен, кышкы киемнәрен кояшка кибәргэ чыгарып элде. Тузаннар сөртеп, идәннәрен юып чыгарды. Мунча ягып томалады, бәлешләр пешерде. Ай буе дәваланып яткан иренең кайтуын көтте, кәефе дә шуңа күтәренке иде. Ишек алдында кытаклаган тавыклар тавышына йөгереп чыкты. Хәерсез, киптерергә тезгән мендәренең сүрүе кадакка ертылып,...

Ял көне булуга карамастан, иртә торды бүген Гөлчәчәк.Урын-җирләрен, кышкы киемнәрен кояшка кибәргэ чыгарып элде.

Тузаннар сөртеп, идәннәрен юып чыгарды. Мунча ягып томалады, бәлешләр пешерде. Ай буе дәваланып яткан иренең кайтуын көтте, кәефе дә шуңа күтәренке иде. Ишек алдында кытаклаган тавыклар тавышына йөгереп чыкты. Хәерсез, киптерергә тезгән мендәренең сүрүе кадакка ертылып, мамыклары ишек алды буйлап тузгыган. Җыя алган кадәресен җыеп, мендәрне мунча алдына куеп, яңа сүрү алып чыкты да, мамыкларны тутыра башлады. Бармагына шатырдап кадалган инәдән кычкырып җибәрде. Ниндидер кызыл чүпрәккә төйнәп, берничә энә кадалган иде. Игьтибар итеп тормастан, мич артында торган чүп чиләгенә томырды Гөлчәчәк. Барлык эшләрен тәмамлап ире кайтып җиткәнче күршесе Энҗе янына барып кайтырга булды. Алайса укучысы Булатның соңгы арада укуда гаме,уенда күңеле сүрелгән иде. Әтиләре гаиләсен ташлап, чит хатын белән яши башлагач үзгәрде малай. Кем уйлаган диген шундый булган хатынын, йомырка тәбәсе дә пешерә белмәгән кызыл тырнакка алыштырыр дип. Энҗе бик борчылса да, сабыр булырга тырышты үзе. Гөлчәчәк капка келәсенә үрелгән кулын күреп аптырап калды.Энә кадалган бармак зәңгәрләнеп шешеп чыккан иде. Көннэн көн начарлана, сызлый барган бармакка бер табиб язган дару да ярдәм итмәде. Ире хатынының төннэр буе йоклый алмый сызланып чыгуын күреп, "Әллә дәвачы Сания апайга барып киликме?"- дип тәкъдим итте. Ачык йөз белән каршы алган апай: "Гаиләгезгә авырулардан башлары чыкмасын дип, бозым ясалган, дип шаккатырды. Бердә борчылырга ашыкмагыз, ярдәм итеп карарга тырышырмын, тагын берничә киләсегез булыр,"- диде. Бозымның кем тарафыннан ни өчен ясалганын әйтергә телэмэде,сезгэ кирэге юк аны белеп берни эшли алмассыз. Хатын үзенең балага уза алмавында иренең гел хастаханәдә ятуында шушы бозым аркасында икәнен аңлады. Ләкин мендәр эченә ничек килеп эләккән соң ул, үзе үстергән каз мамыкларын тутырды ләбаса ул. Атна буе шул турыда тынгысызланды хатын. Сания апага үзе генә китте Гөлчәчәк. "Уйлый- уйлый башым катты әйт, зинһар, Сания апа, кем эше булыр бу?" дип туры ярып сорады. Ярар, әйтсәм - әйтим, сеңлем, Сабантуй көнне ике чегән хатыны кереп, авыру балаларына ярдәм итүне сораганнар синнән…син алардан куркып куып чыгаргансың. Берсе син мәйданга төшеп китүгә кире кереп, явызлыгын кылган да инде. Бер кайчанда, ярдәм сораган кешегә кем булуына карамастан, "Юк", дип әйтмә моннан соң.

Бу вакыйгалардан соң күп гомерләр узды. Гөлчәчәк ире белэн ике кыз үстереп кияүгә бирде.Укучысы Булатның әтиләрен дә гаиләсенә кайтырга ярдәм итте Сания апай. Бүгенге көндә Булат үзе әти, гаилә башлыгы инде. Ләкин, ни кызганыч, мәрхәмәтле ярдәмчел Сания апа гына бу дөньяда юк. Гомер буе яшә - гасыр буе өйрән, диләр бит. Шушы вакыйгалардан соң, Гөлчәчәк гозер белән кергән бер кешене кире бормады. Бер рәхмәт мең бәладән коткаруын онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев