Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әби аптырашта калган

"Күңгәр" күмәк хуҗалыгына зур рәхмәт. Сентябрь ахырында ук өлкәннәрнең өстәлләренә шыплап тутырылган күчтәнәч пакетлары менеп кунаклады. Безнең гаилә өстәленә дә һәр елдагыча шундый ике пакет куелган иде. Тик әни генә бу күчтәнәчләргә сәерсенеп карады. Моның сере соңрак билгеле булды: әти узган ел ук вафат булгач, безгә быел бер кешегә генә...

"Күңгәр" күмәк хуҗалыгына зур рәхмәт. Сентябрь ахырында ук өлкәннәрнең өстәлләренә шыплап тутырылган күчтәнәч пакетлары менеп кунаклады. Безнең гаилә өстәленә дә һәр елдагыча шундый ике пакет куелган иде. Тик әни генә бу күчтәнәчләргә сәерсенеп карады. Моның сере соңрак билгеле булды: әти узган ел ук вафат булгач, безгә быел бер кешегә генә күчтәнәч бирелергә тиеш дип уйлаган. Әнигә киленнең дә(минем хатынның) инде өлкәннәр категориясенә кергәнен әйткәннән соң гына, ул тынычланды. Нишлисең бит, тормыш агышы шулай куелган, өлкәннәрнең кайберләре фани дөньядан бакыйлыкка күчә, ә алар урынына яшьрәк буыннан башкалар килә. Бу - тормышның язылмаган законы, аны берничек тә үзгәртеп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: