Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Безнең гомер – күкләр күкрәве ул...”

Моң-сагышы киек казларның... Сәхнәдә Руслан Галимуллин җырлый. Ә тамаша залында утырган аерым игътибарга лаек кешеләр - инвалидларның күзендә яшь. Җаннар парә-парә килә.

Әтнә дәүләт драма театры бинасында чәршәмбе көнне менә шундый үзәккә үтә алган, елата-сөендерә торган очрашу-кичә булды. Сәламәтлеккә туя алмаган райондашларның күңел халәтен аңлавы кыен түгел. Чөнки әлегә кадәр аларга игътибарыбыз җитәрлек булмады. Район Советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов әйтеп киткәнчә, алар белән һәрдаим очрашып торырга тиеш икәнлегебезне искәртеп килсәк тә, әлегә кадәр сүздә генә калды. Әнә шуңа күрә Арыдан кил­гән Люция апа "Бу мәдәният йорты барлыгын ишетеп кенә белә идем", димәс иде. Хәер, бер ул гына мыни. Азрак дөнья күргән Мөнир Шакиров белән Рүзия Камаеваның да очрашу барышында, сәхнәгә менеп чыгыш ясаганда күңелләре тулып-тулып алды. Алар туктап, тамактагы төерне йотканда залдагы мөлдерәмә күңел чәчелде дә түгелде. Чөнки, әлегә кадәр әйтелмәгән җылы сүз табылды. Җитәкчелек, ветераннар советы рәисе, социаль үзәк оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан районыбыздагы 37 аерым игътибарга лаек кешеләр барланып кына калмыйча, аларның тормыш-көнкүреш шарт­лары белән танышып, кул эшләреннән күргәзмә эшләнде.

Ә анда ни генә юк. Ә матурлыклары - һәркайсында күңел җылысы. Очрашуга килгән һәркем иң элек әнә шул күргәзмә-өстәл янына ашыкты. Бер-берсе белән аралашты, киңәшләште, гаҗәпләнде, сөенде. Бер-берсен макташты. Мактанырлык та, мактарлык та иде күргәзмә. Кем ничек бәйләгән? Мөнирә апа Фазылҗановадан сорашалар әнә.

- Кайда нәрсә күрәм, шуны отып калырга тырышам. Менә монысын болницада ятканда күреп төштем дә, онытканчы бәйләп куйдым. Балалар интернеттан да үрнәкләрен алып бирәләр.

- Сатасызмы?

- Юк. Сатасы килми аларны. Яраткан кешеләремә, дусларыма бүләк итәм.

- Рүзия, бу шәлме?

- Япма. Бәйләгәндә укытучыларны күздә тотып бәйләдем.

- Таһир абый, кәрҗин үрүе озакмы?

- Чыбыгы әзер булса, ярты көндә үрәм. Чыбы­гын сыдыруы гына вакытны күп ала.

Шулай аралаштылар. Концерт барганда видео­проектор аша инвалидларның өендәге яшәеше, әңгәмә күрсәтелде.

Рубис абыйның Коръән аятьләре укып, вәгазь сөйләп башланган очрашу-концерт, чыгышлар белән дәвам итте дә, эшмәкәрләр тарафыннан әзерләнгән табыннар артында төгәлләнде. Түгәрәк өстәл артында җитәкчеләр Айрат Каюмов, Мингазиз Зиннәтов, Әминә Галиева, Гөлсинә Нәҗмиева, Азат Хәйретдинов инвалидларны борчыган сорауларга җавап бирделәр. Рәхмәттән башка ни дисең. Уйласак, бергәләп тотынсак, булдырабыз икән бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев