Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Боевой” Бибисара

Сентябрь аенда 90 яшьлек юбилейларын үткәрүчеләр исемлеген Шәкәнәч авылында яшәүче Бибисара әби Галимҗанова төгәлләде. Бибисара әби Шәкәнәчтә туып үскән. Бар гомерен туган колхозына багышлаган ул. Заманында ат җигеп сөтенә хәтле җыйган. Халык телендә "боевой хатын" дигән даны чыккан, тормышны көткәннәрдән ул. Ике егет тәрбияләп үстергән. Хәзер әбекәй әнә шул улларының...

Сентябрь аенда 90 яшьлек юбилейларын үткәрүчеләр исемлеген Шәкәнәч авылында яшәүче Бибисара әби Галимҗанова төгәлләде.

Бибисара әби Шәкәнәчтә туып үскән. Бар гомерен туган колхозына багышлаган ул. Заманында ат җигеп сөтенә хәтле җыйган. Халык телендә "боевой хатын" дигән даны чыккан, тормышны көткәннәрдән ул. Ике егет тәрбияләп үстергән. Хәзер әбекәй әнә шул улларының берсе - Шамиле тәбиясендә. Тирәсендә килене Гөлниса бөтерелә. Буй җиткән оныклары да янында. Икенче улы Самат исә Казанда яши, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты. Бибисара әбинең олы юбилее бу йортта яшәүче һәркем өчен зур бәйрәмгә әйләнгән. Матур итеп киенгән әбекәйнең урыны да түрдән.

Эшләмәгән эш калмады инде. Сөтенә хәтле җыйдым , - ди ул үткәннәрен исенә төшереп.

Тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе - күкрәгендәге күп санлы медальләре. Бибисара әбинең, күзләр тимәсен, акылы- башы сау, зиһене дә бер дигән. Тәрбиядә, балалары, оныклары өчен куанып яши ул. Юбилее уңаеннан Олы Әтнә авыл советы җирлеге рәисе Илвир Галиевнең бүләкләрен дә бик зур рәхмәтләр әйтеп кабул итеп алды.

Игелекләрегез үзегезгә мең өлеш белән әйләнеп кайтсын. Дөньяның рәхәтендә яшәгез ,- дип изге теләкләр теләргә дә онытмады.

Бәхетле картлык кичерә Бибисара әби. Тормышлары җитеш, табыннары мул. Якыннарының кадер - хөрмәтендә тагын шулай яшәргә дә яшәргә әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев