Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәскә хоккейчыларына ун мең

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Ленин" хуҗалыгы призына хоккей ярышы узды.

Елдагыча, дип өстәсәм, тагын да дөресрәк булыр. 23 февраль көнне 35 яшьтән өлкәнрәк ветераннар Бәрәскә бозында "ут уйнаттылар". Төгәл мәгълүматларны Бәрәскәдән "хоккей белән җенләнгән" Илнар Биктимеровтан, фотокарточканы районның спорт мәктәбе директоры Диас Мөхәмәтҗановтан алдым.
Бәрәскә, Күәм, Әтнә һәм Шашы командалары үзара очрашып, арадан иң көчлесен ачыкладылар. Исегезгә төшерик, алдагы өч елны төп приз - кубокны Бәрәскә командасы отты. Нәтиҗәдә, кубок күчмә булудан туктап, бәрәскәләрдә бөтенләйгә үк калды. Быелгы нәтиҗәләргә күз салыйк.
Бәрәскә - Әтнә очрашуы бик киеренке булды. Бу хакта мисәп үзе сөйли. Мәйдан хуҗалары минималь исәп - 3:2 исәбе белән җиңү яуладылар. Ә менә Шашы командасы күәмнәрне ышанычлы җиңде, исәп - 4:0. Күәм командасы Бәрәскәгә дә 3:0 исәбенә җиңелде. Әтнә командасы шашылар өстеннән җиңү яулады - исәп: 9:5. Соңгы уенда мәйдан хуҗалары 4:0 исәбе белән Шашы командасын оттылар. Әһәмияткә ия булмаган Әтнә - Күәм очрашуын уздырып тормадылар. Нәтиҗәдә, Бәрәскә іабат җиңүгә иреште. Әтнә II урын яулады. Аннан соңгы урыннарда Шашы һәм Күәм командалары калды.
Хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин хоккейчыларны зурлап, бүләкләде. Тырыш хезмәт ияләренең оста спортчылар да булуына соклану белдерде. Беренче урын алган команданы - 10 мең, икенчене - 8 мең, өченче урынны - 6 мең һәм дүртенче урынны 4 мең сум күләмендә акчалата бүләкләде. Үз амплуасындагы иң яхшы уенчылар да билгеләнде. Бәрәскәдән Искәндәр Кадыров - "Иң оста һөҗүмче" һәм Рашат Шәрәфиев - "Иң яхшы капкачы", Шашыдан Галимҗан Толубинский "Иң яхшы сакчы" исеменә лаек булдылар. Ә менә Әтнәдән Мансур Сафин - "Иң өлкән уенчы" булып танылды. Җиңүчеләр махсус медальләргә, Бәрәскә командасы күчмә кубокка да лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев