Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм белән?!

Һәр елны октябрь аеның икенче якшәмбесендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләнә. Тулысынча диярлек авыл хуҗалыгы белән бәйле районда яшәүчеләрнең тормышында бу ни дәрәҗәдә сизелә икән? Райондашларга шушы сорау белән мөрәҗәгать иттем. Тәлгать: Сизелә генәме соң! Авыл хуҗалыгына бәйле бөтен кешегә дә 5 килограмм ит, бер мең сумлык...

Һәр елны октябрь аеның икенче якшәмбесендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләнә. Тулысынча диярлек авыл хуҗалыгы белән бәйле районда яшәүчеләрнең тормышында бу ни дәрәҗәдә сизелә икән? Райондашларга шушы сорау белән мөрәҗәгать иттем.

Тәлгать:

  • Сизелә генәме соң! Авыл хуҗалыгына бәйле бөтен кешегә дә 5 килограмм ит, бер мең сумлык күчтәнәчләр тыгылган пакетлар өләштеләр. Башка елларны да шулай булды. Бәрәскәдә һәм Бәрәзәдә үзебезнең ветераннар көче белән оештырылган концерт тәкъдим иттеләр. Теләүчеләрне Өшкәтә авылыннан автобус белән алып килделәр.

Айрат:

  • Нинди көн соң ул? Бу хакта әйтүче булмады.

Рамил:

  • Бәйрәм итәр чак түгел, кызу эш бара. Терлекләргә кукуруз силосы әзерлибез. Элек бу бәйрәм уңаеннан колхозчыларны Казанга концертка яки спектакль карарга алып баруларын хәтерлим әле...

Мәхмүт:

  • Авыл хезмәтчәннәрен котлап, спектакль күрсәтелә. Авыл халкы Казаннан килгән "Ак тәүбә, кара тәүбә"не тамаша кылачак.

Илсия:

  • Бездә силос салалар. Бөтен яңалык шул...

Рәмзия:

  • Казан авыл хуҗалыгы академиясеннән спектакль алып киләләр. Авылда эшләүчеләр өчен бер дигән бүләк бу.

Дамир:

  • Бернинди яңалык та көтелми бугай. Әйткәннәре юк. "Ленин"дагыча бүләкләү булмаса да, спектакль оештырырга мөмкиндер инде?! Колхозчы өчен елга бер килгән бәйрәм бит бу!

Автордан: Аңлавымча, "Ленин"нан тыш бер генә хуҗалыкта да авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәменә җитди караш юк. "Бүгенге көндә "Ленин" хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин - бердәнбер гадел, кешелекле җитәкче", дигән бәяләмә белән тулысынча килешергә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев