Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәхнәдә – 4 яшьлекләр дә, 40 яшьлекләр дә

Районда "Бирегез, мәйдан!" бәйгесе 2007 елдан бирле уздырыла.

Максаты изге - үзләрен күрсәтүдән яки башка сәбәпле сәхнәгә чыгудан оялып йөрүчеләрнең талантын ачу, аларны зур сәхнәгә менгерү. Халыкны мәдәнияткә һәм сәнгатькә тарту өлкәсендә дә бәйгенең мөһимлеге әйтеп бетергесез зур.

Монда яше буенча чикләнмәгән, теләге булган һәр кеше катнаша алды. Мәдәният бүлеге методисты Раилә Галиева да:

  • Барлык конкурсантлар да "Бирегез, мәйдан!" бәйгесендә беренче тапкыр катнашты, - дип билгеләде.

Башкарылган номерлар төрлелегенә искитәрлек, монда мәсәл дә, проза, шигырь, татар халык җыры, бию, хәтта спектакльдән өзек яки монолог тәкъдим итү мөмкин иде. Һәр катнашучы чыгышын үз мөмкинлегеннән карап әзерләргә тиеш булды, ә монысы конкурсантлар өчен өстәмә стимул иде бугай - сәхнәдә үзләрен шактый иркен тоттылар. Жюри исә, чыгышларны бәяләгәндә артистлыкны һәм башкару осталыгын, сәхнәдә үз-үзләрен тоту дәрәҗәсен, уй-фикерләрен тамашачыга җиткерә алуларын беренче планга куйды.

  • Авыл җирлекләрендә барысы 125 чыгыш старт алды. Күңгәр мәдәният йортында ярымфинал сайлап алу туры узды. Нәтиҗәдә 32 чыгыш район сәхнәсендә яңгырады, - ди методист.

Бик күңелле булды, сәхнәдә 4 яшьлекләр дә, 40 яшьлекләр дә чыгыш ясадылар. Иң мөһиме - барлык диярлек авыл җирлекләреннән килгәннәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов билгеләгәнчә:

  • Талантсыз кеше булмый, аны ача белергә генә кирәк.

Ә соңыннан, финалга узып гала-концертта катнашкан һәр конкурсантка истәлек бүләге һәм мактау кәгазе тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев