Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөенмәгән, шөкер итмәгән көнебез юк

Газетабызның һәр саны кадерле, ә менә Бәрәскәбез турында язмалар чыкканы икеләтә якын. 1 февраль санында Сүриянең "Берәү дә тик тормый" дигән мәкаләсен чиксез бер горурлык белән укыдым.

Үзебезнекеләр бит, чыннан да булдыралар. Авылымның кайсы тарафына карасаң да шулай. Һәркемнең кулыннан килә, булганын күрсәтә белә, безнең, өлкән яшьтәге кешеләрнең моңа сөенмәгән, шөкер итмәгән көне юк. Үзләре генә түгел, безнең кебекләрне дә селкетә белә алар. Яшьләр белән әвәрәнә килеп, гомер үткәне дә сизелми. Үзебезне, нинди яшьтә булсак та, кирәкле итеп тоябыз. Әле кайчан гына 2012 елны каршылаган идек, уңышлар белән узып китте. 2013 елы да үз көченә керде. Әллә яшьтән күреп үсмәгәнгә, тормышның бүгенгесе бигрәк кадерле. Җитәрлек игътибар, кадер-хөрмәт булмаса, алай ук булмас иде, ә бездә кадерли беләләр. Бу мөнәсәбәт җитәкчебез Илгиз Вилдан улыннан башлана, кече яшьтәгеләр дә аннан үрнәк алып яши. Хуҗалыгыбызның уңышларына күз тимәсен, республика газеталарын, үзебезнең "Әтнә таңы"н кулга алма, Ленин хуҗалыгына аерым хөрмәт. Телевидение каналларын тыңласаң да, хуҗалык - иң күп сөт җитештерүче. Менә шул хуҗалыкны әйдәүче җитәкченең һәр минуты санаулыдыр, шулай булса да һәр җиргә өлгерә, кечкенәләрнең бер уңышы булса, күтәреп ала, гаиләсен зурлый, мәктәбен хуплый. Шуннан соң күңелең ничек үсмәсен. Мәктәпнең спорт залында узган спорт уеннары ничек онытылсын. Күптән түгел мәктәбебездә физкультурадан Радик Шәрәфиев укыта башлады. Тыйнак кына, әмма барысына да сәләтле бу егетне укучылар гына түгел, авылыбыз белән үз итеп өлгердек. Ике команданың көч сынашканын чыннан да әле дә онытканыбыз юк. Җиңүчесе булса да, һәр икесен дә җиңүчеләр итеп кабул иттек. Гыйнвар ахырында "Җырлыйк әле" дип автор искә алган чара, "Җырлы-моңлы тормыш" диеп исемләнеп, Әлфия Авзалованың юбилее уңаеннан үткәрелде. Яшьтән хуҗалыгыбызда эшләп, хәзер лаеклы ялда булсалар да Суфия Сәмигуллина, Назирә Хәкимуллина, Тәнзилә Галәвиева, Фирдинат Сафин үзләренең моңлы җырлары белән таң калдырдылар. Әлфинур Хәйретдинова мандолинада уйнаганына сокланып, мәктәп балаларының искиткеч биюләренә, Фәрит Сабирҗановның матур итеп уйнавына таң калдык, гармун моңы да күңелләрне җилкендерде. Радик Шәрәфиев Мөнир Рахмаев, Хәйруллин Инсафның Венера Ганиева булып җырлаулары тамашачыларны шаккатырды.

Һәр эшнең башлангычында торган мәктәп коллективына, аның җитәкчесе Аида Фатыйховага, укытучыларыбыз Гөлбану Шәрәфиевага, Һиндия Әхмәтҗановага авылыбыз белән рәхмәтле без. Гел шундый эзләнүчән, тынгысыз булыгыз! Ә без сөенеп яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев