Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Елап каршы алдылар...

Әфганчылар очрашуы 14 февраль көнне үк, сугышта һәм анда алган тән, җан яраларыннан тыныч тормышта вафат булган сугышчан иптәшләрне искә алудан башланды.

Районның әфганчылар берле­ге җитәкчесе Ленар Кәбиров җи­тәк­че­легендә бер төркем әфганчы, ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча начальнигы Алмаз Борһанов белән бергә пакетлы күчтәнәчләр тотып һәлак, вафат булганнарның өйләренә бардылар. Аяусыз сугыш корбаннарын искә алыйк - Илдар Хәйдәр улы Сафиуллин, Зөлфәт Зөфәр улы Хәйруллин, Дамир Габделхак улы Фазлыев, Фаил Солтан улы Борһанов, Дилүс Котдус улы Һадиев, Мөнир Васил улы Гатауллин, Рүзәл Гаяз улы Хаҗиев... Аларның әти-әниләре, туганнары әфганчыларны елап каршы алды һәм озатты. "Сезгә бала ачысы күрергә язмасын, үзегез дә озын гомерле булыгыз", - дип телиләр.

15 февраль - Әф­ган­станнан совет гас­кәр­ләрен чыгарган көнне мә­дәният һәм сәнгать үзә­гендә район башкарма комитеты, аның бүлек җи­тәкчеләре, район үзәк боль­ницасы, хезмәт һәм мәш­гульлек үзәге, хәрби ко­миссариат вәкилләре белән очраштылар. Габ­делнур Мәрдәнов бил­геләгәнчә, очрашу сорау-җавап формасында барды. Әфганчыларның сорауларын, гозерләрен Ленар Кәбиров җиткерде. "Үзе хәрәкәт итә алмаучы I группа инвалидка автомобиль булмасмы икән?.. Күмәк хуҗалыкта кышын эш белән тәэмин ителеш начар. Бу очракта язга кадәр эшсезлек буенча учетка басып булмасмы?.. Больницада медицина күзәтүләрен бушлай уздыра алмыйлармы?.. Ел саен шифаханәгә баруга мохтаҗ әфганчы да бар. Бу мөмкинме?.. Торак шартларын ничек яхшыртырга?.." һ.б. Югарыда телгә алган җитәкчеләр бу сорауларга җавап бирделәр. Район башкарма ко­митет җитәкчесе дә, әле­ге сорау-гозерләрне күз уңында тотарга, аларны уңай хәл итәргә тырышачагын белдерде.

Соңыннан мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт карадылар. Аң­ла­вымча, ре­пертуарны яңар­тырга ки­рәк, чөнки кон­церт башла­нуга ук залда: "Был­тыргы "А" икән ич бу", - дию­ләр дә ишетелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: афганчылар