Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЭШЛӘГӘННЕҢ ӘҖЕРЕН КҮРӘЛӘР

Тату матур гаилә - элек-электән җәмгыятьнең нигезен тәшкил иткән. Татар халкында бигрәк тә. Тикмәгә генә ир - баш, хатын - муен, дип әйтмиләр. Бер-береңә иптәш булып, авыр чакларында җилкәсенә баш терәрдәй кеше булу бик зур бәхет ул. Яшьрәк чакта алай да үтә, тормыш матавыклары белән гомер узганын сизми дә каласың....

Тату матур гаилә - элек-электән җәмгыятьнең нигезен тәшкил иткән. Татар халкында бигрәк тә.

Тикмәгә генә ир - баш, хатын - муен, дип әйтмиләр. Бер-береңә иптәш булып, авыр чакларында җилкәсенә баш терәрдәй кеше булу бик зур бәхет ул. Яшьрәк чакта алай да үтә, тормыш матавыклары белән гомер узганын сизми дә каласың. Ә олыгайгач, кара-каршы утырып чәй эчәр кешең дә булмау бик авырдыр.

Олы Өшкәтә авылында яшәүче Гыйниятуллиннар гаиләсе ярты гасырдан артык бергә гомер кичерүчеләрдән. 1960 елның декабрь аенда никахлашып яши башлаганнар алар. Һәм шул көннән алып бүгенгәчә бер-берсенә карата хөрмәт хисен югалтмыйча саклый алганнар.

Иске Шимбер кызы Фирдания мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган колхозында, үлчәүдә эшли. Аннан аз гына өлкәнрәк булган Равил абый исә бирегә көтү көтәргә килә. Бер күрүдә ошата ул бу уңган кызны. Вакыты җитмәгән буламы, Фирдания генә кияүгә чыгу турында уйламый әле. Егет өйләренә үк килеп йөри башлый. "Урлыйм микән әллә", - дип тә уйлый. Шул вакытта тормыш тәҗрибәсенә бай булган әни кеше кызына акыллы киңәшен бирмәгән булса, бүген бу икәүнең язмышы нинди булыр иде икән. "Кызым, - ди ул. Сайланасы сайланып беткән. Егет бик акыллы күренә, мин ошаттым. Тәвәккәллә, үкенмәссең". Авыр сугыш елларында дөньяга китереп, ялгызы тәрбияләп үстергән бердәнбер баласын яныннан җибәрүләре бик рәхәт булмагандыр ана кешегә. Әбисенең сүзләрен кияү дә аяк астына салмый.

- Гомерем буе бер авыр эш эшләтмәде, - ди Фирдания апа. Килен булып төшүгә, зирәк кайнанасы да кисәтеп куя: "Берүк лапаска чыкма, ул - ирләр эше", - ди. Авыл җирендә эш болай да бик күп. Кайнанасы , аның әнисе дә алар белән яши. Бергәләп өч бала - ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, бала хәсрәтләрен күрергә дә туры килә аларга. 1996 елда кызлары белән бергә туачак оныкларын да югалталар. Бөтен юанычны хезмәтләреннән табалар. Фирдания апа Өшкәтәгә килгәннән бирле сарыклар карый. Хезмәт стажы 46 ел. Пенсиягә чыкканнан соң да ун ел эшли ул. Равил абый исә 12 яшеннән көтү көтә. Аның хезмәт стажы 50 ел. Эшләгәннәренең әҗерен әле дә күреп торалар. "Илгизебез (хуҗалык җитәкчесе) безне бер дә онытмый, ярдәм итеп тора", - дип рәхмәтләр укый Фирдания апа. Бер рәхмәт мең бәладән коткара, диләр. Күмәк хуҗалыкта хезмәт куеп лаеклы ялга чыгучыларның барлыкларын гына түгел, исемнәрен дә белмәгән җитәкчеләр дә бар бит әле. Гыйниятуллиннарга килгәндә, ир ягыннан да, хатын ягыннан да өлкәннәргә игътибарлы булып, картайган көннәрендә багып, тәрбияләп соңгы юлга озаталар. Күзләре күрми башлаган кайнана янына Фирдания апаның аяклары авыру булган үз әнисе дә сыя. Ә ул һаман ирен мактый: "Әниемә беркайчан авыр сүз әйтмәде, үзенекедәй якын күрде", - ди. Менә шундый киң күңелле булу, кешелеклелек, авырлыклар алдында каушап калмыйча, аңлашып гомер итү бер-береңә булган хөрмәтнең бер өлешедер инде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев