Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әгәр салкын тидерсәгез...

Кан басымы күтәрелүдән күпләр җәфа чигә. Мин үзем дару эчеп, аның төшкәнен көтеп тормыйм. Кәефем үзгәрә башлауга колакларыма массаж ясый башлыйм. Аны ике колакка да берүк вакытта: колак яфракларына - астан өскә, аннан соң колак эченә өстән аска таба ясарга кирәк. Көнгә 5-6 мәртәбә шулай сылау-сыйпау кан басымын нормаль хәлгә...

Кан басымы күтәрелүдән күпләр җәфа чигә. Мин үзем дару эчеп, аның төшкәнен көтеп тормыйм. Кәефем үзгәрә башлауга колакларыма массаж ясый башлыйм. Аны ике колакка да берүк вакытта: колак яфракларына - астан өскә, аннан соң колак эченә өстән аска таба ясарга кирәк. Көнгә 5-6 мәртәбә шулай сылау-сыйпау кан басымын нормаль хәлгә китерә.

Равия, Әтнә

Сары мәтрүшкә мае файдалы
Май ясау өчен мәтрүшкәнең май ясау өчен яңа өзгән чәчәкләр генә алына. Банканы башта чәчәкләр белән тутырасың, алар өстенә, капланырлык имтеп, үсемлек мае (зәйтүн мае-оливковый яхшырак) саласың. Аны тәрәзә төбенә куясың. Ул кояш нурларында куе-кызыл төскә керә. Ике атнадан соң, сөзеп, майны салкын урынга куярга кирәк. Май пешкән урынны, җәрәхәтләрне тиз төзәтә, шулай ук тимрәүдән, экземадан файдасы тия. Муен авыртканда майны җылытып компресс ясыйсың, өстеннән яулык яки шәл бәйләп куясың
Зөмәрә, Арча

Яшел гәрчич
Сарымсак элек-электән дәвалау чарасы буларак файдаланыла. Аны патшалар да үзләре белән юлга, ауга ала торган булалар. Балачакта әбием салкын тигәндә менә шундый ысул белән дәвалый иде. "Яшел гәрчич", дип атала ул. Сарымсакны кискәләп, төеп, аңа вакланган укроп салып, өстенә көнбагыш мае коясың. Аннары шул ботка сыман катнашманы эчәсең. Азрактан хәл рәтләнеп китә. Эшләп карагыз.
Гөлчирә, Казан.

Табибсыз, даруханәсез

Йөткерү азапласа
2 аш кашыгы атланмай, 2 йомырка сарысы, 1 балкашык он, 2 балкашык бал катнашмасы ясап, көнгә берничә тапкыр берәр балкашык ашагыз. Шулай дәваланганда йөткерү озакка бармас.

Әгәр аркагыз авыртса - радикулит, остеохондроз булса - сумала исе килеп торучы яңа пычкы чүбенә кайнап торган су салып, савытында азрак тотыгыз. Аннары суын түгегез, кайсы җирегез авыртса, шул урынга куегыз һәм марля белән ябыгыз. Җылы юрган яки одеял ябынып ятыгыз. Шул килеш йокласаң да ярый. Берничә мәртәбә кабатласагыз авырту бетәр.
Буын авыруына кәбестә яфраклары ярдәм итә.
Салкын тиюдән башлы суган кабыгы бик әйбәт. Томау төшсә, тамак төбегез кычытса, суган кабыгы кисәкләрен кайнар мичкә яки плитәгә куеп, төтенли башлаганын көтегез. Шуны бер-ике тапкыр суласагыз, бар да бетәр.

Борыныгыз тыгылса, түбәндәгечә эшләгез:
- Кулыгызны (терсәккә кадәр) 10-15 минутка җылы суга тыгыгыз.
- Борын кырыйларына чиста бакыр акча куегыз.
Баш авыртканда суганны урталай ярып чигәләрегезгә куеп торыгыз, баш авыртуы бетәр. Пешмәгән бәрәңге согы да баш авырткандөа бик файдалы. Ашказаны, бавыр, бөер авыртканда исә киресенчә суганны күп кулланмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев