Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бергәләп эшләү нәтиҗәсе

"Татарстанның чиста урманнары" акциясе барганлыгын хәбәр иткән идек.

Мондый акция бары­шында без, "Ашыт" тыю­лы­гы инспекторлары, авыл җирлекләрен, мәктәп укучыларын урман полосаларын, агачлык-куаклыкларны чистартуга тартырга тырышабыз. Рәхмәт, берсенең дә каршы килгәне юк, һәр сүзебезне күтәреп алалар. Әтнә халкының тырышлыгына сокланабыз, сабыйларына кадәр ярдәмчел аларның.

22 май көнне әлеге акцияне дәвам итеп, Күңгәр авылы плотинасы янәшәсендәге 10 гектар җирне әнә шулай Күңгәр авыл җирлеге хезмәткәрләре, урта мәктәп укучылары белән бергәләп чүп-чардан чистарттык. Безнең эшләгәнне карарга хәтта Күңгәр балалар бакчасына йөрүче сабыйларга кадәр килгән иде. Тәэсире әйтеп бетергесез зур булды. Шушы сабыйларның һәркайсының булышырга теләге бик зур икәнлеген күрү дә күңелгә рәхәтлек бирде. Бергәләп эшләү нәтиҗәсе - 10 гектар җирдән 6 кубометр чүп җыеп ташладык.

Чүп-чарны җыеп ташлар өчен тракторны "Күңгәр" хуҗалыгы бирде. Әлеге хезмәттә һәркем чын күңелен биреп, тырышып эшләде. Таралышыр алдыннан табигатьнең искиткеч гүзәл бу урынына тагын бер кат күз ташладык, агачлар башларын иеп рәхмәт әйтәдер төсле тоелды. Менә шушы чисталыкны сакларга кирәклеген, бу һәркемнең бурычы икәнен һәркем аңласын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев