Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гает мөбарәк булсын!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ! Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык дин кардәшләрне иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм. Елга бер мәртәбә була торган күркәм бәйрәмебез - Корбан гаете, барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын! Корбан гарәпчәдән "якынаю", "якын булу"...

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ!

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык дин кардәшләрне иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм. Елга бер мәртәбә була торган күркәм бәйрәмебез - Корбан гаете, барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын!

Корбан гарәпчәдән "якынаю", "якын булу" дип тәрҗемә ителә. Корбан чалу - кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә, Исламның хак дин булуына тагын бер кат инанабыз. Мөселманнар Ибраһим пәйгамбәребезнең (г.с.) юлын дәвам итеп, рухи-әхлакый камиллеккә, шул ук вакытта бер-берсенә хәерхаһлы булуга ирешә. Бу мөбарәк бәйрәмдә Гает намазларын укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз, шуңа күрә бу олуг бәйрәмебезне шатланып каршы алабыз. Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, аларның күңелләре миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тула.

Әлеге бәйрәм авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар күрсәтергә чакыра. Бу мөбарәк көн дошманлык һәм үпкә хисләрен дә бетерә. Иманнарыбызны, ниятләребезне һәм гамәлләребезне пакъландырырга, начарлыклардан, явызлыклардан арынырга ярдәм итә. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-сау­лык, күңелләребезгә әдәп, тәүфыйк-һидаять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен. Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга ирешергә насыйп булсын!

"Тәхрим" сүрәсенең 6нчы аятендә: "Әй, иманлы бәндәләр, үзегезне, гаиләгезне уттан саклагыз. Ул утның утыны кешелек вазифаларын, кешелек бурычын үтәмәгән адәмнәр булыр", - диелә. Әлеге вазифаларны, динебез күрсәткән бурычларны аңлап китик әле. Беренче вазифа - Раббыңның хакы. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә каршында булган вазифа, ягъни, дөньяны, бөтен галәмнәрне юктан бар кылган Аллаһны тану, биргән барлык нигъмәтләренә шөкерана кылып, һәрвакыт һәр җирдә Аллаһ хозурына барып, хисап бирәчәгебезне истә тоту. Икенче вазифа - акылын гыйлем белән баету адәм баласының бурычы. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: "Белем алу - һәрбер мөселман өчен фарыз (тиешле)" (Ибн Мәҗә). Өченче вазифа - Аллаһ биргән тән сәламәтлеген саклау кирәк. Авыру булса - дәвалану. Күп авырулар дөрес тукланмаудан килә. Пәйгамбәребез(г.с.) ашказанын өчкә бүләргә куша: бер өлеше ризык, икенчесе - су, өченчесе һава өчен. (Тирмизи). Дүртенче вазифа - иң җитди бурычларның берсе - күңелен, җанын тәрбияләп, начар сыйфатлардан арындырып, күркәм сыйфатлар белән бизәп, бөтен кешеләр белән дус, тату, тыныч торырга һәм игелекле гамәлләр кылырга тырышу.

06.40 - иртәнге намаз; 08.00 - Гает намазы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев