Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң мөһиме – үз-үзеңне җиңү

Мәктәптә "Татаркино" хезмәткәрләре безгә "Борцу не больно" кинофильмын күрсәттеләр. Фильмның герое Слава - минем яшьтәшем. Аңа да - 14 яшь. Ул да минем кебек әнисе һәм әбисе белән генә яши. Ул шәһәр үзәгеннән читтәге бистәдә үсә. Тәртипсез тормыш алып бара: урлаша, сугыша, урам законнары буенча яши. Бервакыт, очраклы рәвештә генә,...

Мәктәптә "Татаркино" хезмәткәрләре безгә "Борцу не больно" кинофильмын күрсәттеләр. Фильмның герое Слава - минем яшьтәшем. Аңа да - 14 яшь. Ул да минем кебек әнисе һәм әбисе белән генә яши. Ул шәһәр үзәгеннән читтәге бистәдә үсә. Тәртипсез тормыш алып бара: урлаша, сугыша, урам законнары буенча яши. Бервакыт, очраклы рәвештә генә, язмыш Славикны акыллы, сизгер күңелле самбо тренеры - Михалыч белән очраштыра. Михалыч Славикта көрәшче холкы күреп ала һәм тренировкага чакыра.
Слава тренерның чакыруын кабул итә, ләкин көрәшчеләр клубына урлашу өчен генә бара. Ләкин караклык өстендә тотыла. Славикның бәхетенә каршы, тренер Михалыч аны милициягә тапшырырмый, ә урам йогынтысыннан йолып алырга тырыша. Шул мизгелдән башлап Михалыч белән Славик арасында чып-чын көрәш башлана. Кеше язмышы өчен көрәш. Фильмның ахыры җиңү белән тәмамлана. Тренер максатына ирешә: Слава тәртипле тормыш белән яши башлый.
Минем язмышымда да тренер Михалыч кебек үк кеше очрады. Ул минем укытучым - Илшат Газим улы Закиров. Башка укытучылар мине "өчлегә өлгерүче" диеп атаганда, ул миндә үз-үземә ышаныч уятты, сәләтемне расларга мөмкинлек бирде. Илшат абый минем әтием кебек якын кеше. Мин аны бик нык хөрмәт итәм. Быел мин тарих буенча олимпиада җиңүче булдым. Аннары укытучым мине Республика турына алып барды. Республика күләмендә дә сынатмадым: призер булып кайттым.
Слава исеменең мәгънәсе - "дан, шөһрәт" дәгән сүз. Исем кеше язмышында зур әһәмияткә ия. Слава киләчәктә, һичшиксез, мәртәбәгә ирешәчәк: беренче урынны яулаячак. Чөнки ул да минем кебек үҗәт, үзсүзле һәм максатчан егет. Минем исемем - Алмаз. Исемем кебек мин дә каты холыклы, үткен булырга омтылам. "Иң мөһиме - үз-үзеңне җиңү", дигән гыйбарә бар. Үз-үзеңне җиңү - ихтыяр көче дип атала. Егет кеше физик яктан гына көчле булырга тиеш түгел, ә көчле ихтыярлы да булырга тиеш. Боларның барысын да мин укытучымнан өйрәндем. Һәрбер кешенең дә тормышында Михалыч кебек тренерлар, Илшат абый кебек укытучылар күбрәк очрасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев