Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күлле Киме читтә калмасын!

Газетабызның беренче санында Г.Сабированың "Кимеләргә бәхет елмайды" дигән язмасын укыгач, уйлар без үскән чорга алып китте. Җәмгыятьтә зур үзгәрешләр бара, күп җирләрдә авыллар, мәктәпләр бетә. Ә безнең авылыбыз киресенчә тернәкләнеп килә. Яңа торак йортлар төзелә, төзекләндерелә. Балалар бакчасы эшли, юлларыбыз бик әйбәт. Эш эзләп авылдан шәһәргә киткән яшьләребез дә кайта...

Газетабызның беренче санында Г.Сабированың "Кимеләргә бәхет елмайды" дигән язмасын укыгач, уйлар без үскән чорга алып китте.

Җәмгыятьтә зур үзгәрешләр бара, күп җирләрдә авыллар, мәктәпләр бетә. Ә безнең авылыбыз киресенчә тернәкләнеп килә. Яңа торак йортлар төзелә, төзекләндерелә. Балалар бакчасы эшли, юлларыбыз бик әйбәт. Эш эзләп авылдан шәһәргә киткән яшьләребез дә кайта башлар әле. Юк, бетми әле авылыбыз, халкым замана үзгәрешләренә бирешми, чөнки тамыры нык. Сибгат Хәким, Лена Шагыйрьҗан - ике Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатларын тәрбияләгән авыл ул. Татарстан Республикасы халык артисткасы Луара Шакирҗанова да бездән. Күпме атказанган исем алган укытучылар, инженерлар, терлекчеләр, механизаторлар. Алар барысы да зур тормышка сәхнәдә чыныгу алып киттеләр.

Күлле Кимедә тууым, укуым, эшләвем белән үземне бәхетле саныйм. Чөнки әти-әниемнең эшләрен дәвам итәм мин. Ә аларның тормышы күпләргә үрнәк булырлык. Яктылык, бәхетле тормыш алып килә, дип ымсындырган революция елларына туры килә аларның яшьлеге. Революциянең беренче көннәреннән халыкка хезмәткә чумалар алар. Әтием салдырган тротуарларны күпләр сагынып искә ала. Абыем Сабиров Габдул Сибгат Хәкимнең укытучысы да, китапханәгә нигез салучы да иде. Ил аларның эшен "югары бәяләде", шәхес культы корбаннары булды алар. Ә әнием авылның иң сәләтле, иң талантлы кызы булды. 16 яшеннән укыта башлап, бөтен көчен үзешчән сәнгатькә дә багышлады. Төп җырчы рольләрне яратып башкарды ул. Бик кечкенәдән әни башкарган рольләрне карап, ул көлсә көлеп, ул еласа елап үстек без апам белән.

Мари чигенә урнашкан авылым үзенең киләчәгенә атлый. Ә киләчәге аның - кешеләре, яшьләр. Эстафета буыннан буынга дәвам итә. 1922 елны оештырылган китапханә мәдәният йорты вазыйфасын да үти. Кызыклы очрашулар үтә, кычкырып китаплар укыла, драма, фото-бию түгәрәкләре эшли. Оста гармунчылар, скрипкада уйнаучылар җыела. Яше-карты, аулак өйләрне онытып, бирегә ашыга. Илһам, дәрт ташып тора. 6 елдан, 1928 елны мәдәният йортын да төзи башлыйлар. Әтием Сәмигуллин Әһли, Фәхриев Садрый, Шәйхиев Җәләй, Сибгатов Гыйният башлап йөрүчеләр булалар. Мондый фидакарьләрчә хезмәткә чик куела, халык дошманына әйләнәләр.

Яратыгыз минем авылымны

Гади авылымны кешеләр!

Яратыгыз иркен урамнарын,

Тын тыкрыкларын, йортларын.

Яңа пешкән икмәк исе аның

Кичләрендә тыйнак утларын.

Минем авыл - тырыш,

Бераз кырыс. Бераз горур,

Әмма самими.

Ул ягымлы,

Намуслы һәм эшчән.

Кеше җилкәсенә салынмый.

Талгын, тыныч кичтә

Бар җир шары,

Бөтен җиһан сыя авылга.

Дәүләтара эшләр хэл иткәндә

Тиеш түгел читтә калырга,

Тиеш түгел минем авыл да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев