Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күәмдә Самат Шакирны искә алдылар

Күәм урта мәктәбендә шагыйрь, публицист якташлары Самат Шакирны искә алу кичәсе булып узды. Исән булса аңа 90 яшь тулган булыр иде.. Шушы уңайдан бирегә мөхтәрәм кунаклар да чакырылган. Шагыйрьнең кызы Зөбәрҗәт ханым, мәшһүр композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рифат Җамали, "Казан утлары"ннан язучы Камил Кәримов,...

Күәм урта мәктәбендә шагыйрь, публицист якташлары Самат Шакирны искә алу кичәсе булып узды. Исән булса аңа 90 яшь тулган булыр иде.. Шушы уңайдан бирегә мөхтәрәм кунаклар да чакырылган. Шагыйрьнең кызы Зөбәрҗәт ханым, мәшһүр композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рифат Җамали, "Казан утлары"ннан язучы Камил Кәримов, "Мәгариф" журналыннан якташыбыз Таһир Сабирҗанов, "Гаилә һәм мәктәп" журналының баш редакторы Илдар Миргалимов , шагыйрьнең авылдашы, аның музеен оештыруда башлап йөргән газетабыз хәбәрчесе Фәргать Фәизов районыбыз мәктәпләренең татар теле укытучылары белән бергәләп, Самат Шакирның әсәрләрен тыңлап, аның турында истәлекләр белән уртаклаштылар. Кичә гаять югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Шагыйрьнең авылдашлары - мәктәп укучылары авторның шигырьләрен укыдылар, әсәрләреннән өзекләр белән таныштырдылар.Дөрестән дә, публицистик әсәрләр, документаль повестьлар, сугыш чоры батырларына дан җырлаган шигырьләр авторы буларак , Самат Шакир иҗаты һичшиксез олы ихтирамга лаек. Үз чорының даһи язучылары, шагыйрьләре белән тыгыз элемтәдә булып, бөек Тукаебыз иҗатын чишмә башы итеп сайлаган якташыбызның әсәрләре бүген дә бик актуаль. Мәкаләнең тулы вариантын газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев