Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күәмдә – укучылар арасында хоккей ярышы булып узды

Күәм мәктәбе бозында, игелекле авылдашыбыз Хәбибуллин Рөстәм ярдәме белән, районның мәктәп укучылары хоккей командалары арасында, хуҗалыкның тынгысыз хезмәткәре һәм хоккей уенының җанатары, ветеран хоккейчы булган Зарипов Илгизәр абыйның истәлегенә багышланган хоккей ярышы узды. Ярышны Рөстәм абыйның кереш сүзе, бер минут тынлык белән башлап җибәрделәр. Авылыбыз аксакалы Таһир ага Мөхәммәтшин берничә...

Күәм мәктәбе бозында, игелекле авылдашыбыз Хәбибуллин Рөстәм ярдәме белән, районның мәктәп укучылары хоккей командалары арасында, хуҗалыкның тынгысыз хезмәткәре һәм хоккей уенының җанатары, ветеран хоккейчы булган Зарипов Илгизәр абыйның истәлегенә багышланган хоккей ярышы узды. Ярышны Рөстәм абыйның кереш сүзе, бер минут тынлык белән башлап җибәрделәр. Авылыбыз аксакалы Таһир ага Мөхәммәтшин берничә сүрә укып фатиха биргәннән соң районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге мөдире Камил Сираҗиев егетләрне уен тәртибе, спортның файдасы турында мәгълүмат белән таныштырды.

Салкын боз өстендә бик кайнар иде ул көнне. Егетләребез җанатарлар өчен дә бик матур уен күрсәттеләр. Күчмә кубок Яңа Шашы мәктәбенә китте, чөнки ул мәктәп уенчыларына тиңнәр юк иде шикелле. Боз хуҗалары бик аздан гына калышып икенче урынны яуладылар.Ә өченче һәм дүртенче урыннарны Бәрәскә һәм Мәңгәр егетләре бүлештеләр.

"Иң яхшы капкачы булып" Борханов Айваз (Күәм) танылды. "Иң яхшы уенчы" Халиков Ришат (Яңа Шашы) булса, "Иң яхшы саклаучы" исеме Шакиров Ринатка бирелде.

Яхшылап катырылган әзер боз өстенә яңгыр яуган көннәрдә үз-үзенә урын таба алмый йөргән физкультура укытучыбыз Булат абый Зариповның да йөзе көләч иде бу көнне.

Афәрин, егетләр! Хәерле сәгатьтә!

Равил Садриев язмасы,ә фотолар Күәмнең запастагы капкачысы Вафин Азатныкы (9 класс)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев