Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“КҮК КАПУСЫ АЧЫЛДЫ”

Әтнә дәүләт драма театры 94нче сезонын ачып җибәрде.

"Тәмле әйбер күп булмый", диләр безнең халыкта. "Күк капусы ачылды" дип исемләнгән 94нче сезон ачылу тантанасы да шулайрак булды. Хыялларга бирелеп сәхнәдәге артистлар белән бергә "яши, уйный" гына башлаган идек, тантана ахырына да якынлаш­ты. Шуңа да тамашачылар арасында "Бик күңелле иде, бетте дә мени" дигән сорау катыш аптырауларын аңлавы кыен түгел иде. Тамаша залында утырган, тәннәрендә артист каны агучылар ничек түзеп утырганнардыр, белмим, кайчандыр Әтнә халык театры спектакльләрендә уйнаган кеше буларак, үземнең дә кабат сәхнәгә чыгып уйныйсыларым килеп китте.

Районыбызның данын еракларга тараткан, безнең горурлыгыбыз булган Әтнә дәүләт драма театры үз эшен башлап җибәрде. 15-16 октябрь көннәрендә тамашачыларын сезон ачылу тантанасына җыйды. Һәрвакыттагыча шәп булды. Әллә үзебезнеке булгангамы, карап туеп булмый үзләрен. Әнә якташыбыз Гөлназ Шәйхи дә: "Бик рәхәт булды. Гомумән, бик күп җирләрдә булганым, бик күп театрларны караганым бар. Үзеңнеке барыбер дә күңелгә якынрак була күрәсең", - дип тамашадан соң үзенең хисләре белән уртаклашты. Килешми мөмкин түгел.

Сезон ачу тантанасы теа­тр сөючеләрнең кү­ңел­ләренә кереп калган спектакльләрдән алынган өзекләр белән үрелеп барды. "Җырым табар си­не" мюзиклында мәдәният йорты төзелеп, ачыл­ган булса, бу юлы шул бинада Бибиәсма әйткәндәй: "Яңа сезонны ачуга багышланган концерт оештырдылар". Үтемле дә, күңелле дә, яңа сезон ачу тантанасы яңалыкларга да бай булды. Тамашадан соң, яңа артистлар белән таныштырып, театр режиссеры Рамил Фазлыев тамашачыга алдагы планнар турында әйтеп узды (бу хакта аерым язарбыз). Һәм ул: "Театр­ның 94нче сезоны дип юкка гына атамадык. Чөнки Әтнә халык театры шушы көнгә кадәр яшәп, эшләп килде. Ә монысы аның элеккеге режиссеры Го­мәр абый Мәрдәновның ты­рышлыгы. Без барыбыз да мәрдәнлеләр", - дип аны сәхнәгә чакырды. Ә Го­мәр абый Мәрдәновны барлык та­машачы басып, зур алкышларга күмде.

Шушы вакыттагы хис-тойгыларны әйтеп тә, аңлатып та бетерү мөмкин дә түгел: күңелләрдә горурлык, күзләрдә шатлык яшьләре. Гомәр абыйның да дулкынланганы сизелә иде. "Театр бүген дә яши, шуның белән горурланам. Киләчәктә уңышлар телим. Без, әтнәләрнең, бәхете бар икән. Чөнки театрга яхшы режиссер табу бик кыен, Фәрит тә (Г.Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев) минем белән килешер. Ә безнең Рамилебез бар", - диде.

Сезон ачылу тамашасын карарга кайтучылар арасында Әтнә дәүләт драма театры белән таныш булмаучылар да бар иде. "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының җитәкче урынбасары Нурия Абдул кызы Беломоина: "Беренче генә каравым, өметлеләр. Бүгенге көндә кайбер театрлар халыкны көлдерүгә генә кайтып калалар. Биредә алай булмасын иде. Җитди, татар халкының рухын, милли хәзинәләрен чагылдырган әсәрләргә дә мөрәҗәгать итсеннәр иде", - дип киләчәктә Әтнә дәүләт драма театрына уңышлар теләде. Шулай булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев