Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыш бабай Җөлби авылын да читләп үтмәгән

Узган ел клуб җимерек, дип яптылар. Быел да Яңа ел тамашасын күрмибез икән, дип уйлаган идек. Яңа елны олыбыз да, кечебез дә көтеп алабыз. Яшебез югарыга үрмәләсә дә, күңел гел бала-чага. Беренче чыршы бәйрәмен каршылаганым әле дә исемдә. 1945 елның декабрь ае иде ул. Әтием Бөек Ватан сугышыннан кайтуга, 5...

Узган ел клуб җимерек, дип яптылар. Быел да Яңа ел тамашасын күрмибез икән, дип уйлаган идек.

Яңа елны олыбыз да, кечебез дә көтеп алабыз. Яшебез югарыга үрмәләсә дә, күңел гел бала-чага. Беренче чыршы бәйрәмен каршылаганым әле дә исемдә. 1945 елның декабрь ае иде ул. Әтием Бөек Ватан сугышыннан кайтуга, 5 декабрьдә Югары Бәрәскә мәктәбенә директор булып билгеләнде. 28 декабрьдә әтием мине, җилкәсенә асып, ул вакытта мин Олы Өшкәтә башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфында укый идем, Югары Бәрәскә мәктәбенә алып килде. Зал уртасында кәгазь уенчыкларга төренеп зур чыршы утыра. Уенчыклар бар да кулдан эшләнгән. Кечкенә башмаклар, чабаталар, носки-бияләйләр... күп иде уенчыклар. Укытучылар бүлмәсендә укытучыларның бер төркеме Яңа ел бүләге тутыру өчен пакетлар ясаса, икенче олырак укытучылар борчак һәм солы оныннан камыр җәеп печенье ясыйлар. Хәзер нинди генә уенчыклар, тәм-томнар... бик бәхетле бүгенге балалар да, өлкәннәр дә. Рәхәт булган саен, рәхәтрәк кирәк.

Быел яңа елны көтеп алсак та, барырга җир булмас, дип борчылган идек. Яшьләребез РТС клубына йөреп, концертларда катнашалар. Клуб мөдире Сәлимә, сәнгать җитәкчесе Алсу яңа ел тамашасын Кече Әтнә клубында күрсәтә, дигәч, яшьләргә ияреп без дә киттек. Оныкларыбызның җырлауларын, биюләрен күрәсебез килде. Тамаша бик матур, күңелле үтте. Сәхнә артына Филсинә белән кереп, рәхмәт әйтүгә, Алсу:"Әйдә, сезгә дә барабыз", - димәсенме. "Клуб булмаса, көндез урамда куябыз", - диделәр егет-кызлар да. Филсинә тәкъдимне бик теләп кабул итте. Лотерея билетлары сатылды. Көне дә бик матур иде. Юлларыбызны киң итеп чистарттылар. Гаиләләре белән хәтта 90 яшьлек әби дә урындыкларга кадәр хәзерләп куйган. Капка төбендә чыршы бизәлгән. Музыка уйнап тора. 31 көнне 13 сәгатькә өч җиңел машина - Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән килеп, сәгатькә сузылган күңелле тамаша күрсәттеләр. Аны авылыбызның 70 кешесе карады. Авылыбыз егете, театр училищесында укыган Тәбрис Бузунов та бу тамашаны оештыручыларның берсе. Ә менә өлкән абыйсы Фәнис авылның иң өлкән, иң яшь кешесенә Яңа ел күчтәнәчләре- тортлар алып килгән. Күчтәнәчләр Гөләндәм апай белән 8 айлык Раниягә булды.

Безнең авылга шундый бәйрәм бүләк итүчеләрнең һәркайсына рәхмәтле без. Балаларның гына түгел, өлкәннәребезнең дә күңеле булды. Иртәнге сәгать 4кә кадәр музыка тавышы тынмады. Ел дәвамында шулай матур итеп, бергә-бергә яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: