Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәр хөрмәткә лаекмы?

Өлкәннәр көне якынлаша. Бу көн турында беләбезме? Аларга булган игътибарыбыз җитәрлекме? Төрле яшьтәге райондашлардан шул хакта сораштым. Эльмира, 22 яшь. Бу көн турында мин яхшы хәбәрдар. Әби-бабайларны һәрдаим истә тотам. Ә өлкәннәргә булган игътибарыбыз төрле. Күпчелек хөрмәт белән карый, тик ваемсызлар да җитәрлек. Шуңа күрә, җәмгыятьнең өлкәннәргә булган игътибарын икегә...

Өлкәннәр көне якынлаша. Бу көн турында беләбезме? Аларга булган игътибарыбыз җитәрлекме? Төрле яшьтәге райондашлардан шул хакта сораштым.

Эльмира, 22 яшь.

  • Бу көн турында мин яхшы хәбәрдар. Әби-бабайларны һәрдаим истә тотам. Ә өлкәннәргә булган игътибарыбыз төрле. Күпчелек хөрмәт белән карый, тик ваемсызлар да җитәрлек. Шуңа күрә, җәмгыятьнең өлкәннәргә булган игътибарын икегә бүлеп карарга кирәк.

Рамил, 46 яшь.

  • Сүз дә юк, өлкән кешегә карата игътибарыбыз җитәрлек түгел. Тик шунысын да онытмыйк. Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халкыбыз. Димәк, өлкәннәрнең яшь буынга биргән тәрбиясе чагылыш таба. Аннан соң, өлкәннәр хөрмәткә лаек булырлык итеп яшәсеннәр иде. Бу очракта, мәчеткә йөрүне дә, урамда, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тотышларын да күз алдында тотам.

Үзләре белән таныштырырга теләмәгән ике III сыйныфта укучы бала.

  • Өлкәннәр көне?! Юк, ишеткәнебез юк. Әйтсәләр... язылыр идек.

Алинә, 18 яшь.

  • Бу көн турында мәктәпләрдә сөйләсәләр, күпчелек белер, әлбәттә. Хәер, урта буын вәкилләре белмичә калырга да мөмкин. Минемчә, олы яшьтәгеләрне дәү әни, дәү әти итеп күрергә кирәк. Кечкенәдән шундый тәрбия биреп, шуңа этәргеч ясасыннар иде.

Зилә, 23 яшь.

  • Яшьләр генә түгел, бөтен җәмгыятебез өлкәннәргә карата яхшы карашта булсын иде. Ни генә әйтмәсеннәр, алар бит дөрес тәрбия бирәләр. Сөйләгән сүзләре, эшләре аша гаделлеккә өндиләр. Тик еш кына, ул сүзләрне дөрес кабул итмибез.

Рәмзия, 50 яшь.

  • Өлкәннәр көнен телгә алу үзе үк уңай күренеш. Шөкер, бу көнне хөкүмәт дәрәҗәсендә билгелибез. Тик ул көнне булган хөрмәтебез икенче көнне үк юкка чыкмасын, дәвам итсен, дигән теләктә мин.

Камил абый, 62 яшь.

  • Өлкәннәргә карата игътибарның юллары күп. Районыбыз кечкенә, монда күпчелек үзара таныш. Шуңа күрә, исәнләшеп, хәлне белергә була.Чиратта торган өлкән әби-бабайны үзеңнән алга үткәрү дә - хөрмәт билгесе. Аздан да күңел була, дигән гыйбарәне онытмыйк.

Пенсия фондыннан алган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда 55 яшьтән өлкән 2521 хатын-кыз һәм 1043 ир-ат гомер кичерә.

Өйдә халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә 145 өлкән яшьтәге райондаш тора.

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге бер төркем өлкән яшьтәге райондашларны изге Болгар җиренә сәяхәткә алып барып кайтты.

Фотода Олы Әтнә авылында озак еллар парлап гомер кичерүче Саҗидә һәм Әмир Халиуллиннар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев