Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мактап кына торалар

"Савымчылар гына түгел, терлекчеләребезнең барысы да тырыш", - диде "Ленин" хуҗалыгы зоотехнигы Рөстәм Һашимов.

Түбән Бәрәскә фермасында булып, моңа тагын бер кат инанып кайттым. Ферма мөдире Тәлгать Низамов җитәкчелегендә таналарны үлчи иделәр.
- 4 айдан югары тананың тәүлеклек уртача үсеше 700-750 грамм булырга тиеш. Югыйсә, гәүдәгә май туплый башлый, - диделәр биредәге белгечләр.
Бу таналарга гына кагыла. Әйтик, бу айда Бәрәзәдәге симертү терлекләренең тәүлеклек үсеше 1 килограмм 100 грамм ук тәшкил иткән.
- Таналар тәрбияләүче Гадения Гыйниятуллина, Ирина Хәкимуллина һәм Дамир Биктимеровның уңай эшчәнлеген аерым билгеләргә була, - диделәр.
Өчесенә 205 баш каплату, хәзерлек таналары тәрбиялиләр. Гадения Гыйниятуллина һәм Ирина Хәкимуллина хакында газетада күп яздык. Күп еллар "Ленин"ның алдынгы савымчылары булдылар. Хәзер менә терлекчелектә дә балкыйлар.
- Шулай да, бу айдан соң, эштән китәм. 2 апрель көнне 55 яшь тула... Хәер, эш анда да түгел - аякларым нык авырта. Әле ярый менә шушы яшьләр үзләре белән ияртеп бардылар. Саклап кына йөрттеләр, артык эшләмәдем дә, - дип, хезмәттәшләренә рәхмәт укый Гадения апа.
- Ярый әле янәшәдә син бар, - диләр хезмәттәшләре аңа каршы.
"Кайсысы кыенрак - савымчы хезмәтеме, терлекченекеме?" - дип кызыксынам.
- Монда физик эшне күбрәк башкарырга туры килә. Ә савымчыга, күп очракта, кул көче куярга туры килә. Кулым авыртмаса, әле дә сыер савар идем, - ди Ирина Хәкимуллина.
Юк, тана тәрбияләүдән зарланмый ул. Эш шартларыннан да, хезмәт хакыннан да риза. Шуңа игътибар иттем, белгечләр дә әлеге терлекчеләрне мактап кына торалар.

"Рәхмәт, саклап кына йөрттегез", - ди Гадения Гыйниятуллина хезмәттәшләренә. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек