Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марс абый Шиһапов истәлегенә багышлап

Рәхмәт сиңа бу дөньяга туган өчен! Ирем, әтиебез, яраткан бабаебыз Марс Шиһаповның якты истәлегенә багышлыйм. 20 октябрьдә аңа - 73 яшь, безнең бергә яши башлавыбызга 50 ел тулган булыр иде. Әминә ШИҺАПОВА, Олы Әтнә авылы Алтын-сары көздә таныштык без, Ә кавыштык ап-ак кышларда. Чаналарда шудык утырып. "Ходай биргән -, дидек...

Рәхмәт сиңа бу дөньяга туган өчен!

Ирем, әтиебез, яраткан бабаебыз Марс Шиһаповның якты истәлегенә багышлыйм. 20 октябрьдә аңа - 73 яшь, безнең бергә яши башлавыбызга 50 ел тулган булыр иде.

Әминә ШИҺАПОВА,

Олы Әтнә авылы

Алтын-сары көздә таныштык без,

Ә кавыштык ап-ак кышларда.

Чаналарда шудык утырып.

"Ходай биргән -, дидек - безгә бу бәхетне

Барлык дөньябызны тутырып".

Шулай матур гына гомер иттек,

Барын-югын бергә булдырып.

Кызларыбыз үсеп җитте хәзер

Өебезне ямьгә тутырып.

Өч кызыбыз очар кош булып

Зур тормышка очып киттеләр.

Үз һөнәрен, үз парларын табып,

Биш онык та бүләк иттеләр.

Берсе -табиб, берсе - экономист,

"Табиб булам",- дия төпчегең.

Өченчесе, Гөлназ, булачак инженер

"Судзуки"да әнә җилдерә.

Шулай матур гына яшәгәндә

Чәлпәрәмә килде барысы.

50 елны бергә яшәдегез

"Җитәр сезгә",- диде ахырысы.

Күзләреңне йомсаң да син

Йокыларың кермәде.

Күпме дәваласалар да

Файдалары тимәде.

Табиблар да күп көчләрен куйды

Сине сау-сәламәт итәргә.

Ләкин нишлик, шулай тиеш булган

Ходай тарафына китәргә.

"Айгөл кайтмадымы?"-дидең кабат-кабат,

Әй өзелеп көттең кече кызыңны.

Кайтып кергәч кулларыннан тоттың

Бала чактагыдай сөенеп.

Айгөл кочаклады сине, күзеңдә - яшь,

Сабый чактагыдай йомшак кына.

Аннан сорадың син: "Савыт бир әле",- дип,

Җимеш агачының җимешләрен җыеп алырга.

Изге булып киттең бу дөньядан

Йөреп тордың соңгы көнгәчә.

Җимеш агачлары килде күз алдыңа

"Балаларга,- дидең,- өләшәм".

Кияүләрең басып тора синең янда,

"Марс, бу кемнәр соң, таныйсыңмы?"- дим.

"Нишләп танымаска, монысы илдар,

Монсы Илдус, монсы Альберт",- дидең син

20 нче октябрьдә син тугансың,

Әни китте шул көнне мәңгегә.

"Әти өчен май аеннан куркам",- диде Айсылу

Чөнки әни туган майның 25ендә.

Сәгать иртәнге 3. Майның 26сы

Бар җиһанда матур яшел төс.

Алмагачлар ап-ак чәчәктә,

Сандугачлар сайрый өздереп.

Без кайтабыз өйгә, ә күңелдә

Адәм күтәрмәслек авыр хис.

"Өйгә кайтам",- дидең. Алып кайттык.

Яннарыңа синең утырып.

Өйне, мине, кыз-кияүләреңне

Карап чыктың күзең тутырып.

Башта әйтә алмадым соңгы сүзне

Көчем җыйдым шуны әйтергә:

"Хуш, бәхил бул, балаларның

Бәхетләрен алып китмә,

Очрашырбыз Ходай иркендә".

Кулың салдың минем иңбашыма,

Хушлашуың шушы булгандыр.

Газапларыңны син әйтә алмадың,

Киттең гүя миңа калдырып.

Калды инде онытылмаслык булып

Туганнар, танышларың.

Калды инде нишлисең бит

Тыңлыйсы таң кошларың.

Күзең йомдың, тигез сулыш алдың

Илдар "Йәсин" чыкты утырып.

Көлеп китеп бардың бу дөньядан

Безне ятимлектә калдырып.

"Үлем матур булмый, - дип елый Гөлшат-

Әти матур итеп көлеп китте".

Шушы елмаюың гомер буе

Инде безне озата барыр төсле.

Безнең кулда түгел икән гомер

Барысы да Ходай кулында.

Фәрештәләр канат җәйсен

Сиңа оҗмах юлында!

Сирень чәчәкләре бүләк иттең

Һәр май саен букетлар итеп.

Шуңадырмы һәр ел көттем язны

Зур өметләр, бәхетләр көтеп.

Ә бу яз көтмәгәндә килде.

Үз артыннан ияртеп кайгы-хәсрәтләр.

Тик саклана безнең күңелләрдә

Иң кадерле минут-сәгатьләр.

Уйламаска тырышсам да

Син генә уйларымда.

Фотодан карап торасың

Гөл тотып кулларыңда.

Рәхмәтсиңа, миңа хатлар яздың

Шигырь юлы белән тутырып.

Туган авылым "Карашәм"гә киткәч кунакка

Ике көннән кайтып җитә идең,

"Сездән башка тормыш юк",- диеп.

Рәхмәт сиңа, бу дөньяга туган өчен,

Рәхмәт сиңа, парың итеп сайлаганың өчен,

Рәхмәт сиңа, 3 кыз бүләк иткән өчен,

2 егет-3 кыз оныкларың өчен.

Рәхмәт сиңа, Марс, рәхмәт сиңа.

Хезмәттәшләр, дус-туганнар, авылдашлар

Бары да килде Сине озатырга.

Урыннарың гел оҗмахта булсын

Ходай безгә сабырлыклар бирсен түзәргә.

Сагынырбыз, яратырбыз, юксынырбыз

Сине гомергә!!!

Редакциядән: Исән булса, газетабызның тәүге редакторы Марс Габделхак улы Шиһаповка 20 октябрьдә 73 тулган булыр иде. Тик... бу көнне күрергә насыйп булмады. Тәкъдиргә каршы барып булмый, тик аны беребез дә онытмады. Якты истәлеге әле озак еллар сакланыр. Чөнки матур итеп яшәп, үзеннән соң дәвамын әзерләп китте. Тормыш иптәше Әминә апаның бу бәете мөхәррибезнең рухына дога булып барсын, урыны оҗмахта булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев