Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минем беренче лагерем

Укулар тәмамланса да, мәктәпләрнең ишекләре хәтта якшәмбе көннәрдә дә ябылып тормый.

Безнең Яңа Шашы урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә "Кояшкай" сәламәтләндерү һәм хезмәт лагере эшли. Вожатыйларыбыз Наилә Тәлгать кызы белән Ләйсән Рубис кызы көн саен яңа мавыктыргыч шөгыльләр уйлап табалар. Биредә спорт белән шөгыльләнергә дә, күмәк уеннар уйнарга да, күңел ачарга да өлгерәбез. Көн саен яңа рекорд куябыз! Инглиз теле дәресләрендә исә белемнәребезне ныгытабыз.

Бер-бер артлы лагерьда көннәр уза тора. Узган һәр көн көндәлек битләрен­дә тарихи ва­кыйга булып теркәлеп кала. Көндәлектә генә түгел, безнең һәрберебезнең күңел түрендә урын ала ул истәлекләр. Шуларның иң күңеллесе - Казанга экскурсия булгандыр, мөгаен. Иртәнге 7.30. минутта Казанга кузгалып киткән автобусыбыз белән кичке бишкә генә кайтып төштек ул көнне. Арып-талып түгел, ә бик күп мәгълүмат алып - баеп кайттык без башкаладан. Мәркәзебезнең бик күп истәлекле урыннарында булдык, фотосурәткә төштек, туйганчы күңел ачтык. Колшәриф мәчетен дә, "Туган авылым"ны да, "Әкият" курчак театрын да тамаша кылдык. Китап кибетләренә кереп, каникулда укырга китаплар алып чыктык. Бауман урамын иңләп-буйлап тәпиләдек - аз гына да алҗымадык.

Шәһәр урамнарындагы бөркү һавадан, ыгы-зыгыдан качып, җир астына да төштек: метрода йөрдек. Шулай да, һәрбер нәрсә дә, хәтта бик-бик күңелле булса да, кызганычка каршы, тәмамлана шул. Бүгенге экскурсиябез тәмамланса да, безне әле бу лагерь сменасында бик күп сәяхәтләр көтә. Без дә көтәбез ул сәяхәтләрне. Алары да күңелле булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лагерь