Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минем өчен чын-чынлап бәйрәм булды

Яңа елны каршыларга берничә сәгать кала Илсөя апай белэн Рәшит абый Абдуллаҗановлар килеп керделәр. Үзләре генә булса да мин алар өчен бик шат, чөнки гел булышып торалар.

Гел хәлемне беләләр. Ә алар бер пакет күчтәнәч күтәргәннәр. Аларның елмаюы, сөйләшүе... Кыскасы, игътибарлылыкларын куреп, тагын бер кат таң калдым! Мин бит алар өчен беркем түгел, коляскада хәрәкәт иткән кешедән файда да тия торган түгел. Бар бит ул бездә чын-чынлап изге күңелле, миһербанлы кешеләр! Бер миңа гына түгел, ул көнне күпләрне сөендергән алар. Аллаһы Тәгалә үзләренә икеләтә арттырып бирсен. Бу иң зур шатлыгымны яраткан газетам белән, газета укучыларыбыз белән дә уртаклашасым килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев