Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Муллалар җыелышы үтте

Комыргуҗа җирлегенә кергән авылларда 17 гыйнварда муллаларның чираттагы җыелышы үтте.

Комыргуҗа мәчетендә башкарыла торган гамәлләр белән танышканнан соң, безне мәктәп бинасында урнашкан Ш. Мәрҗани музее белән таныштырдылар. Музей җитәкчесе, тарих укытучысы Сәфәров Рубис атаклы дин галименең биографиясе, анда булган экспонатлар турында сөйләп, эчтәлекле мәгълүматлар бирде. Мәктәп ашханәсендә тукланганнан соң, Төрекләр авылы мәчетендә өйлә намазы укылды. Мәчет имамы Илдар хәзрәтнең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Мәрҗән авылы мәчетенә кайтып, каравылчы Гадел әфәнде аркылы мәчетнең тарихы, эше белән таныштык.

Сәфәребезнең башыннан ахырына кадәр авыл җирлеге башлыгы Зиннәтуллин Әхтәм Габделәхәт улы безнең белән булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев