Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әнкәй кочагы

Әниеңнең "Балам", дип типкән йөрәк тибешен ишетү, сулышын тоюдан да рәхәт нәрсә бар микән? Эреп югаласы иде шушы назлы кочакта. Эрисе иде дә... Ләкин юк шул, мондый бәхетне татып карау язмаган. Аның бит бер тапкыр да әнисенең йөзен күргәне юк. Әнисеннән истәлек булган бары бер генә нәрсә бар, ул да...

Әниеңнең "Балам", дип типкән йөрәк тибешен ишетү, сулышын тоюдан да рәхәт нәрсә бар микән? Эреп югаласы иде шушы назлы кочакта. Эрисе иде дә... Ләкин юк шул, мондый бәхетне татып карау язмаган. Аның бит бер тапкыр да әнисенең йөзен күргәне юк. Әнисеннән истәлек булган бары бер генә нәрсә бар, ул да булса - түгәрәк кашлы балдак. Ярый әле, шушы балдак бар. Сагынудан "янган" чакларында гел шушы балдагына карап юана иде кыз. Буласы - булган. Язмыш дигән бөек әфәнде барысын да үзенчә язган. "Әнием" дип, дөньяның бар явызлыгыннан, пычраклыгыннан әни кочагына кереп качасы килгән чаклар булса да, ачы күз яшьләрен эчкә йотып, яшәргә туры килде аңа. Хәер, Алинә беркайчанда зарланмады.

... Халидә дә кайчандыр якты киләчәк, әйбәт тормыш турында хыялланды. Ләкин, ни кызганыч, киресенчә килеп чыкты. Укуын тәмамлап эшкә урнашкач, аның тормыш юлында Артем очрады. Ул егеткә үлеп гашыйк булды. Хәтта егетнең рус милләтеннән булуы да куркытмады аны. Кешеләр сүзенә, шул исәптән, әнисенең сүзенә дә колак салмады ул. Бар дөньясына каршы килеп, Халидә Артем белән яши башлады. Кыз егетнең һәр сүзен тыңлап, бары ул дип кенә яшәде, газиз әнисе белән дә аралашмас булды, чөнки егетнең шарты шундый иде. Кызның егеткә булган мәхәббәте әнисенә булган хөрмәт-мәхәббәттән көчлерәк иде. Тик Халидә әлеге гамәлләре өчен соңыннан үкенәчәген белмәде. Хәер, башкача була да алмый иде. Чөнки ата-анага каршы барып, хәер-догадан башка гына бәхетле булып булмый икән ул. Халидә дә шулай ялгышты. Егет рус булгач, никахсыз яшәделәр. Мөнәсәбәтләрен дә рәсми рәвештә теркәмәделәр. Башыннан ук тавыш-гауга белән башланган гаиләнең азагы, ни кызганыч, начар тәмамланды. Артем рульдә исерек килеш фаҗигагә юлыкты һәм, берничә көн дәвамында аңына килә алмыйча, хастаханәдә җан бирде. Артем үлеп, берничә көн үтүгә, ул үзенең йөкле булуын сизде. Нишләргә, кая барырга? Туганнары, әнисе белән араны өзгәнгә шактый вакыт узды. Алар янына ни йөз белән кайтып егылырга? Ләкин бу баланы ул берүзе тәрбияләп үстерә алмаячак. Нишләргә соң? Инде җан кергән баланың гомерен өзү гөнаһын үз өстенә аласы килми. Бары бер юл гына кала.... Әйе, сабый дөньяга аваз салып берничә көн узуга, ул баласын балалар йортында калдырып, үзе бөтенләй башка шәһәргә китеп югала.

Алинә балалар йортыннан китүгә, пешекче булып бер кафега урнашты. Эш белән ул үзенең ятим икәнен онытып торды. Күрше шәһәрдән бер егет белән очрашып йөри башлады. Егет бик акыллы иде. Башка яшьтәшләреннән аермалы буларак, тормышка бик җитди карады Айнур. Алинәгә дә бик игътибарлы булды. Язмышларында уртаклык булу аркасындадырмы, алар бер-берсен ярты сүздән аңлап, бер-берләренең кадерләрен белеп яшәделәр. Айнурның да язмышы Алинәнекенә охшаш. Егетнең әти-әниләре фаҗигале рәвештә һәлак булганнар. Айнурга бу вакытта әле 2 генә яшь була, һәм аны бер хатын үз тәрбиясенә ала. Әлеге олы йөрәкле ханым, ятимлек ачысын сиздермичә, кирәк вакытта ана да, ата да була белә. Мөгаен, шуңа да, егет олыны - олы, кечене - кече итә. Чын әти-әниләрен ул гаилә альбомындагы фотолардан гына күреп белә иде. Рәхмәт Халидә ханымга! Ул Айнурга җил-яңгыр тидермичә, ятимлекнең ачысын күрсәтмәс өчен бөтен көчен куйды. Язмышларында охшашлык булса да, егет кыздан аермалы буларак, ана тәрбиясендә үсүе белән бәхетле иде. Вакытны озын-озакка сузмыйча, егет кызны әнисе белән очраштырырга теләде. Кыз егетнең бу тәкъдимен шатланып кабул итсә дә, бераз икеләнеп тә калды. Балалар йортында тәрбияләнгән кызны малаена кәләш итеп күрергә теләмәс, дип курыкты ул. Ләкин болай куркып торудан файда югын Алинә йөрәге белән аңлый иде. Шуңа кыз егетнең әнисе белән очрашуга бару өчен үзендә көч тапты. Халидә кызны күргәч өнсез калды. Ул үзенең яшьлек чагылышын күрде, үткәннәренә кайткандай булды. Алинә дә Халидә ханым белән тышкы кыяфәтләренең охшашлыгына гаҗәпләнде. Айнурның: "Сез әниле-кызлы мәллә?", дип шаяртуына зур игътибар бирмәде. Егет кызларны үзләрен генә калдырып, дусты янына кереп киткәч, Халидә белән Алинә бик озак сөйләштеләр. Халидә үзенең катлаулы тормыш юлы турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Яшьлек юләрлеге аркасында кызын ташлап калдыруы һәм шуннан соң саулыкка туймыйча яшәве турында ишеткәч, Алинәнең йөрәге әрнеде. Чөнки бу хәлләр аның үзенә дә яхшы таныш. Бер мәлне әлеге ханымны күңеленең бер почмагы белән күрә алмас дәрәҗәгәдә җиткән иде. Ләкин шуннан соң Халидә ханымның Ходай саулыгын алып, шул рәвешле үз җазасын биргәнен аңлады. Саулыгын югалткач, Халидәнең күренмәгән табиблары калмый. Берсе дә төгәл диагноз куя алмагач, моны Аллаһы Тагәләнең җазәсы икәнен аңлап, габен аз гына булсада юарга теләп балалар йортыннан бала алырга дигән карарга килә. Һәм ул, озын-озак уйлап тормыйча, бер яшьлек ир-баланы тәрбиягә ала. Кыз да үзенең кайда туып-үсүен, катлаулы тормыш сөйләгәч, Халидә дәшә алмый. Ул кыздан әлеге балдак турында сораша. Кыз исә балдакның әнисеннән калган бердәнбер истәлек булуын әйтә. Халидә, үзе дә сизмәстән "Кызым", ди. Алинә башта берни аңламый, дөресрәге гомере буе ишетергә теләп, зар-интизар булган әлегә сүзгә әллә ни игътибар бирми. Ничек рәхәт икән шушы сүзне ишетү! "Кичерә алсаң, кичер мине, кызым, кичер!", дигән сүзләрдән соң гына: "Әнием минем, әнием!" дип, Халидәнең кочагына ташланды. Нәкъ балачакта хыялланган назлы кочак иде бу. Хәзер аның янәшәсендә гомере буе көтеп яшәгән әнисе һәм ярты сүздән дә аңлаучы сөйгәне Айнур бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев