Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“ӨМЕТ ЧАТКЫСЫ” ӨМЕТ УЯТТЫ

Кызыксынулы күз карашлары, шатлык белән мөлдерәмә тулган күңелләр. Олы Әтнә мәдәният һәм спорт үзәгенә килгән әти-әниләр һәм балалар әнә шундый хисләр кичерделәр бу көнне. Тернәкләндерү үзәге белгечләре бәйрәмгә килүчеләр белән әңгәмәләр үткәрделәр. Теләге булучылар тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар кулы белән әзерләнгән эшләнмәләрне сатып алдылар, рәсемнәрен чигү үрнәкләрен күреп хозурландылар.

Гомумән, биредә балаларның кул эшләре күргәзмәсе зур соклану тудырды. Килүчеләр логопед, психолог кебек белгечләрнең мөмкинлекләре чик­ле булган балалар өчен алып кил­гән җиһазла­рыннан дә­­валанулар үтеп кара­ды­лар. Әйе, тормыштагы авырлыкларны оныттырып торырга әллә ни күп тә кирәкми шул. Аз гына игътибар һәм киң күңеллелек.

- Үзәгебез 11 ел дәвамында эшләп килә, ә 2006 елдан республикакүләм статусы алдык. Сезнең Әтнә районыннан быел гына 32 бала дәвалану узды. Белүебезчә, сездә андый 59 бала бар. Тернәкләндерү үзәгендә дәвалану вакыты 1 ай, - ди "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгенең бүлек мөдире Наталья Сергеева.

Әлеге үзәкнең эшчәнлеге, андагы шартлар белән кызыксынучылар да булган инде. Социаль пе­дагог Альбина Ганиева сүз­ләренә караганда, килергә теләүчеләр дә бар икән. Шулай булмый ни, бирегә килүче әти-әниләр һәм балалар үзәкнең видеопроекторда күрсәтелгән шартларына, андагы җиһазларга сокландылар.

Үзәк белгечләре буш кул килмәгәннәр, биредәге һәр балага пакет белән күчтәнәчләр дә өләш­теләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев