Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы әфганчыларны котлады

Хөрмәтле әфганчылар! Буген совет гаскәрләрен әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тула. Бу истәлекле көндә дә, гомумән, һәр ел саен 15 февраль көнне күңел яраларын яңартып, интернационалист бурычын үтәгәндә әфган җирендә ятып калган егетләребез - Сафиуллин Илдар, Хәйруллин Зөлфәтне, тыныч көннәрдә сугышта алган яраларыннан бакыйлыкка күчкән асыл егетләребезне мскә алабыз. Якташларыбызның батырлыклары...

Хөрмәтле әфганчылар!

Буген совет гаскәрләрен әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тула. Бу истәлекле көндә дә, гомумән, һәр ел саен 15 февраль көнне күңел яраларын яңартып, интернационалист бурычын үтәгәндә әфган җирендә ятып калган егетләребез - Сафиуллин Илдар, Хәйруллин Зөлфәтне, тыныч көннәрдә сугышта алган яраларыннан бакыйлыкка күчкән асыл егетләребезне мскә алабыз. Якташларыбызның батырлыклары да 9 ел да 51 көн дәвам иткән әфган сугышы да онытылмас.

Хөрмәтле ветераннар!

Илебездәге тынычлыкның, республикабыздагы милләтләр дуслыгын, татулыгын саклауның нинди мөһим икәнлеген сездән дә яхшырак аңлаучы юктыр. Хәрби сынаулар узганда дуслыгыгызны ныгыттыгыз, тыныч тормышта да бер-берегезнең хәлен белеп, таяныч булып яшисез, яшь буынга хәрби патриотик тәрбия бирүгә дә үзегездән зур өлеш кертәсез. Һәм бу киләчәктә дә шулай дәвам итсен. Һәркайсыгызга сәламәтлек, гаилә бәхете телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев