Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Һәрвакыт лидер идем”, ди Күңгәрдән Рәис Нәбиуллин

"Кем ул ватанпәрвәр?" Рәис Нәбиуллин 1960 нчы елда Күңгәрдә дөньяга килгән. Әнисе Ясминур апа Югары Шашыныкы, әтисе Шамил абый - Күңгәрдән. Балалары кечкенә чакта ук, авылдан шәһәргә китә алар. Казанда да тормыш бик рәхәт булмый. Әти-әнисе эштә, малай мәктәпкә үзе барып-кайтып йөри. Олылар эштән кайтканчы, 15 литрлы чиләк белән су...

"Кем ул ватанпәрвәр?"

Рәис Нәбиуллин 1960 нчы елда Күңгәрдә дөньяга килгән. Әнисе Ясминур апа Югары Шашыныкы, әтисе Шамил абый - Күңгәрдән. Балалары кечкенә чакта ук, авылдан шәһәргә китә алар.

Казанда да тормыш бик рәхәт булмый. Әти-әнисе эштә, малай мәктәпкә үзе барып-кайтып йөри. Олылар эштән кайтканчы, 15 литрлы чиләк белән су алып кайтасы, утын ягып, өйне җылытып куясы бар. Мәктәпнең сыйныф җыелышларында гел макталганга, Рәиснең әти-әнисен "Бәхетле әти-әни" дип йөртә торган булганнар. 32 ел хәрби хезмәттән соң, ул хәзер ялда. Авылыбызга кайткач, Рәис Шамил улы белән аның тормыш юлын искә төшердек.

  • Рәис абый, мәктәптән башлыйк әле, иң яраткан фәнегез нинди иде, кайсы түгәрәкләргә йөрдегез?
  • Классыбыз белән рус әдәбиятын зарыгып көтеп ала идек. Ә күңелем гел физика-математикага тартыла иде. Йөзү, грек-рим көрәшенә түгәрәкләренә йөрдем.
  • Танк училищесына укырга керү теләге ничек туды?
  • Мәктәптә "Аҗаган"хәрби-спорт уеннары җәлеп итә иде, шундый чараларда һәрвакыт лидер идем. Кызыксыну булгандыр инде.
  • Белем алганнан соң, кайда хезмәт иттегез?
  • Укып бетергән елны өйләндем. Шул ук елны Германиягә хезмәт итәргә җибәрделәр. Лейтенант дәрәҗәсе бар иде инде. Яшь дип тормадылар, башта взвод, аннан рота командиры иттеләр. Идарә итү осталыгына, үзеңне тиешле дәрәҗәдә тота белү серләренә шулай өйрәнелде. 5 ел шулай үтте.
  • Армиядәге "дедовщина" хакында ни әйтә аласыз?
  • Мин җитәкчелек итккән чорда андый нәрсәләргә юл куелмады. Качу, травма алу очраклары да булмады.
  • Казанга ничек кайттыгыз?
  • Казанга кайтулар алай тиз генә булмады. Германиядән соң, 1986 елда, Байкал арты хәрби округына, ягъни Бурятияга җибәрделәр. Анда 1 ел полк җитәкчесе урынбасары булып эшләдем. Мәскәүгә кайтып, ярты ел офицерлар курсында укыгач, кире Бурятияга кайттым. 4 ел полкның оператив бүлек җитәкчесе булдым.

Украина, Белоруссия дәүләтләренең аерылып чыккан вакытлары иде. Хезмәттәшләрнең күбесе үз якларына кайта башладылар. Мәктәптә укытырга укытучылар җитми башлады. Бу вакытта минем ике кызым бар иде. Балаларга тиешле белем бирү теләге килеп басты. Шшулай кайттык Казанга. Эчке эшләр министрлыгына эшкә урнаштым. Җәмгыять урыннарында тәртипне саклау идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкардым.

  • Кыен вакытлары да булгандыр. Офицер кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
  • Погонлы кеше кыенлыклар алдында аптырап калмаска тиеш дип уйлыйм. Беренче чиратта, физик һәм профессиональ яктан әзерлекле, белемле, гадел, намуслы булырга иеш.
  • Полковник четерекле хәлләрдә дә калгандыр...
  • Икенче Чечен сугышы беткәннән соң, берничә мәртәбә милиция белән берлектә, Чечняга барырга туры килде. Бу вакытта патруль хезмәте идарәсендә җитәкче урынбасары булып эшли идем. Без чечен халкына үзебезнең яхшы нияттә булуыбызны, безгә ышануларын теләп, җирле халык белән очрашып, аңлату эшләре алып бардык. Шулвакытта төп чечен халкының сугыш теләмәвен аңладык.. .
  • Балаларда ватанпәрвәр сыйфатын ничек тәрбияләргә?
  • Әлбәттә, бала беренче тәрбияне гаиләдә ала. Аның иң яхшы әтисе, әнисе, күршеләре, спорттагы дуслары, авылы булып, алар өчен үзен кызганмый, саклауя-яклаучы ролен башкара ала икән- чын ватанпәрвәрлек хисе менә шушыдыр. Мәктәпләрдә хәрби-техник түгәрәкләр булдырып, беренче чиратта, бер-береңә карата кайгыртучанлык, хөрмәт белән карау, тәртипкә өйрәнү сыйфатларын булдыра башласак бик яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев