Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

САБЫЙ ЧАКТАН ӨЙРӘТИК

Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең ирешкән уңышлары турында әледән-әле ишетеп торабыз. Яңа уку елын нинди яңалыклар белән каршылыйлар алар, үзгәрешләр бармы, булса ниндиләр?

"Быелгы елның төп үзенчәлеге - 4-6 яшьлек нәниләр белән иҗади эшчәнлек алып бару мөмкинлеген тудыру булды.Әтнә балалар бакчасына йөрүче балалар белән - урында, ә инде авыллардан килеп шөгыльләнергә теләүчеләр белән мәктәпнең үзендә эш алып барылачак. Вакы­тын кич­ке сәгать 5тә дип бил­геләдек," - ди сәнгать мәктә­бе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алсу Хәкимова. "Сәнгать мәктәбе 2006 елның 1 гыйнварында ачылып, биредә музыкаль, хореография, театр, әдәби-нәфис бү­лекләр эшләп килә иде, быел шуларга нәниләр өчен яңа ачылган "Кроха" бүлеге дә кушылды. Музыка бүлегендә баянда уйнау серләренә Илнар Галиев, Зиннур Хадиев өйрәтәчәк. Вокал бүлеген Руслан Галимуллин һәм Ландыш Фазлыева, театр уйнау осталыгы бүлеген Финә Сафиуллина, биюне Миләүшә Фазлыева белән Василий Никитин, әдәби-нәфис бүлекне Гөлназ Шиһапова, фортепьяно бүлеген Фәридә Галиева һәм мин, Алсу Хәкимова алып барачакбыз. Бәяләр элеккечә - бер айга 100 сум булып калды. Дәресләр атнага ике тапкыр - укулар тәмамлангач булачак. Төп яңалыгыбыз - нәкъ мәктәптәге кебек электрон мәгариф системасына күч­тек. Үзебезнең сайтны булдырдык, теләгән һәркем кереп карый ала.Гаризаларны да электрон рәвештә язып җибәреп була. Баян сыйныфларын авылларда ачуны оештыруны күздә тотабыз, шул ук вакытта инструменталь ансамбльдә шөгыльләнү мөмкинлеген булдыру уебыз да бар. Сәнгать мәктәбенә 250 бала йөри, быел тагын 30дан артык гариза алдык. Күбрәк хореография, вокал бүлекләренә гариза бирәләр.Проблемаларыбыз да юк түгел - балалар бе­лән шөгыльләнергә урын җит­ми, хәтта әти-әниләр белән җыелышлар үткәрү өчен дә урын юк. Ә киләчәккә планнарга килгәндә, рәсем белән шөгыльләнгән балаларның күргәзмәсен оештырырга планлаштырабыз". Сәнгать мәктәбенә йөргән баланың нәрсәләргә өйрәнгәнен, нинди уңышларга ирешкәнен һәр әти-әнинең дә үз күзләре бе­лән күрәсе килә. Нәтиҗәләрен сәхнәдә күрү мөмкинлеге булырмы икән дип борчылучылар да бар. "Сәләте булган баланың мөмкинлеклә­рен үстерәбез, район кү­ләмендә "Йолдызлык" фес­­тивальләрендә, иҗа­ди отчет концертларын­да катнаштырып, әти-әниләргә баланың нәр­сә­ләргә ирешкәнен күрсәтү мөмкинлеген бирәбез", - ди җавап итеп Алсу.Шул ук вакытта нәниләр өчен оешкан бүлеккә бүгеннән үк гаризаларның 100дән артык булуына да куанычын яшерми.Дөрестән дә, баланың нәрсәгә сәләтле икәнен кечкенәдән күреп, шул сәләтне тагын да ачу, киләчәктә кечкенәдән ал­ган белемнәрен тагын да баетып, чын талант ияләре итеп бар дөньяга таныту безнең барыбызның да кулыннан килми. Ә менә сәнгать мәктәбенә йөргән баланың андый мөмкинлеге бар, һәм монда эшләүчеләр менә шуның өчен тырышалар да. Гомумән, сабый күңелен ачылмаган чәчәк бөресенә тиңлим мин. Җылы караш - кояш нурлары, төпле белем - дымга бай туфрак, ә инде яратып, сөеп тәрбияләү балага да, галимнәр раслаганча гөлләргә дә бик кирәк һәм мөһим. Шул вакытта гына, гөл сабагындагы бөре чәчәк булып ачылып күзебезне иркәләр, ә сабый үзенең таланты белән күңелләребезне сөендерер. Сәнгать мәктәбенә йөргән бала тормышта да югалып калмый, монда алган белеме киләчәктә һөнәр сайлаганда этәргеч тә бирергә мөмкин. Бала һәрберебезнең бә­гырь ите, тамагы тук, өсте бөтен булсын дип без үз көчебезне кызганмыйбыз, кай­вакыт артыграк та кыланып җибәрәбез. Тик шул ук вакытта баланың рухи дөньясы турында да онытмасак иде. Гомер көзләренә кергәндә, уңыш җыяр вакыт җиткәч, үстергән җимешләрнең ачы яки татлы булуы үзебездән генә тора бит.

Х.Гарипов фото­сын­да укы­тучылар киңәшмә вакытында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мактап, сәнгать