Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тарихыбыз тирәндә

Тарихыбыз тирәндә - без беренче дөрес юлдан аны эзли белгәнгә.

Юньле кеше этен дә урамга чыгармаслык буранлы көнне, ягъни 24 мартта өч укучыбыз Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУның тарих бүлеге һәм "Чын мирас" журналы белән берлектә оештырган Татарстан тарихы буенча эзләнү эшләренең икенче турына катнашып җиңү яулап кайттылар. Алар барысы да 11 сыйныф укучылары. Тарихи көрәш каты барды - алты секциядә 140 укучы эшләде.

Эш агачы әтнәлеләр өчен бу юлы да җимешен бик юмарт китерде. Ганиева Рамилә - I урын (Күәм, укытучысы Садриев Равил), Рахматуллин Рифат - II урын (Иске Өҗем, укытучысы Хафизова Миләүшә) һәм Хисмәтуллин Илнур - I урын (Олы Әтнә, укытучысы Габидуллина Илсөя) ияләре булдылар.

Афәрин, балалар, казыныгыз туган җир тарихында! Безнең җирлектә әле бик күп серләр ята торгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев