Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТРАДИЦИЯ КАБАТ ЯҢАРТЫЛДЫ

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары белән Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары арасындагы иҗади дуслык кичәсе кабат яңарды.

Халыкара театр көне уңаеннан Әтнә дәүләт драма театры үз ветераннарын, кайчандыр Әтнә халык театрында уйнаган һәвәскәр артистларны үзара очраштырып, хатирәләр яңартып алуга мөмкинлек тудырды. Рәхмәт аларга.

Әйе, гомер узганы сизелми дә шул. Бары тик без, адәм балалары, еллар узгач, артка борылып карап, еракта, офык читендә калган хатирәләрне барлый башлагач кына, тормыш сукмагыннан акрын гына алга таба барганыбызны аңлыйбыз. Бу көнне дә һәркемнең күңел түрендә уелып калган күңелле мизгелләр, истәлекле хатирәләр, ташкыннар булып иреккә ыргылды. "Теге спектакльне уйнаганда шулай булган иде бит", "Хәтерлисезме, гастрольләр вакытында..." Искә алып сөйләрлек сүзләр дә, күңелдә тулган кичерешләр белән уртаклашырга да менә дигән очрашу булды. Ә инде искә алып сөйләрлек вакыйгаларның булуы иң рәхәте­дер мөгаен.

Бәйрәмнең дәвамы икенче көнне, 28 мартта да, дәвам итте. Бу көнне Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары элеккеге күркәм традицияне кабат яңартып, бу юлы инде Әтнә дәүләт драма театры артистлары белән иҗади дуслык кичәсенә очрашуга кайтты.

- Бүгенге кичә матур традицияләрне, гореф-гадәтне яңарту, торгызу, - диде алып баручы якташыбыз Луара Шакир­җанова. Сүзен дәвам итеп: - 1972 елның 27 марты көнне Марсель Сәлимҗанов җитәкчелегендәге театр коллективы Әтнә халык театры артистлары белән очрашуга кайта. Ул вафат булганга кадәр Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары һәр ел саен, халыкара театр көнен бергәләп бил­геләп үтәләр. Алар я спектакль, я концерт куялар. Әмма Марсель Сәлимҗанов вафат булгач, әлеге очрашу-кичәләр тукталган иде. Һәм менә бүген без, камаллылар, тагын Әтнәдә. "Театр халык күңеленә турыдан-туры юл салучы сәнгать", - дигән иде Марсель Салимҗанов. Ә әтнәлеләр дөрестән дә, театр сәнгатен чын күңеленнән яратучы халык.

Луара ханым сүзләре хаклы иде. Бу юлы да тамашачы һәр чыгышны, һәр артистны алкышларга күмде. Камаллар белән әтнәләр кабат бербөтен булды. Г.Камалның танылган артистлары Ра­вил Шәрәфиев, Наилә Гәрәева, Әсхәт Хисмәтов, Хәлим Җәләлов, Ринат Таҗетдинов, Илдар Хәйруллин, Илдус Әхмәтҗановларны сәхнәгә тамашачы кул чабып каршы алды. Г.Камал театрының баш режиссеры, якташыбыз Фәрит Бикчәнтәевнең үз чыгышында: "Юктан бернәрсә дә барлыкка килми. 21 гасырда яңа театр туарга тиеш булса, ул һичшиксез Әтнәдә туарга тиеш иде. Моннан бер атна элек Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич бе­лән очраштык. Аның иң беренче биргән соравы да: "Әтнә дәүләт театры ничек икән?" - дигән бул­ды. Җитәкчеләрнең кайгыр­туы, кызыксынуы, бу зур игътибарга лаеклы кү­ренеш", - дигән сүзләре дә күңелдә горурлык хисе тудырды.

Иҗади дуслык кичәсе уй-кичерешләр, хатирә­ләргә бай булды. Иманым камил, кичәдә булган һәркем әле дә анда алган тәэсирләр белән яши торгандыр. Хәер, шулай булмый мөмкин дә түгел. Әтнәбезнең гореф-гадәтен, татар халкына хас булган күркәм традиция­ләрен сак­­лап калып, киләчәк бу­ынга җиткерә алуда нәкъ менә районыбызның горурлыгы, тарихи ис­тәлекләргә бай булган театр сәнгатенең роле бик зур. Театр безнең каныбызда, ә монысы - болгавыр заманда да әлеге сәнгатьне саклап калган халкыбыз тырышлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр