Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өмет чаткылары

2013 ел Экология һәм әйләнә-тирәне саклау елы уңаеннан район үзәк китапханәсендә "Йөрәккә якын туган җирем" шигырь бәйгесе узды.

Анда барысы 14 яшьтән 20 яшькә кадәр булган 20 укучы чыгыш ясады. Укучылар якташ шагыйрьләрдән С.Шакир, Г.Тукай, С.Хәким, Л.Шагыйрьҗан, Х.Халиковларның туган як, аның табигате турында булган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Күәм урта мәктәбеннән Хисмәтуллина Зөһрә бәйгегә махсус табигать күренешләрен чагылдырган видеоматериал да әзерләп килгән иде. Мәңгәр урта мәктәбеннән Мусина Миләүшә авылдашы, Мәңгәрдә яшәп иҗат иткән, мәрхүм Вилдан Мәхмүтнең "Авылым тарихы" шигырен укыды. Шигырьләр Нигъмәтуллина Ильгина башкаруындагы җырлар белән дә үрелеп барды. Соңыннан бәйгегә нәтиҗә ясалды. Алар түбәндәгечә:

1 урын - Хисмәтуллина Зөһрә (Күәм)

2 урын - Мусина Миләүшә (Мәңгәр)

Ибраһимова Алинә ( Бәрәзә)

3 урын - Гатауллин Фәнис (Комыргуҗа)

Нуриева Энҗе (Ары)

Йосыпова Гөлназ (Чишмәле Сап).

Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулу уңаеннан укытучылар, укучылар арасында узган "Илһам чишмәсе" III республика әдәби иҗат бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге нәтиҗәләре буенча Олы Әтнә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Илназ Мөхәрләмов II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Укытучысы - Илсөя Габидуллина. Илназ язган биш шигырь дә шигырьләр җыентыгына кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев