Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“УРМАН CLAB” ЧАКЫРА

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры балалар өчен, Яңа ел бәйрәменә багышлап яңа спектакль әзерләве турында без инде язган идек. Һәм, ниһаять, ул әзер.

Сүзем әлеге театр артистлары тарафыннан куе­лган драматург Илгиз Зәйниев әсәре буенча "Урман clab" спектакле турында. Әлеге спектакльне сәхнәгә яшь режиссер Зөһрә Галиева куйган. Рольләрдә - Фаяз Хөсәенов, Нияз Заһидуллин, Рәмис Галиев, Марат Хәбибуллин, тамашачыларга "Сөясеңме-сөймисеңме?" спектакле буенча таныш Сиринә Абдуллина, Олы Әтнә авылы кызы Рәзинә Ибраһимова һәм башкалар. 27 декабрьдән мәктәп укучылары өчен бу спектакль Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә күрсәтелә башлады. 30 декабрьгә хәтле барачак спектакльләр көнгә ике тапкыр - иртәнге сәгать 11дә һәм 14 сәгатьләрдә булачак. Әлеге җыр-биюле Яңа ел әкияте нәрсә турында дисәгез, әйтмим әле менә, алайса кызыгы бетә. Әмма төрле спецэффектларга, яңалыкларга бай, күңелле музыка һәм танылган артистлар катнашында куелачак бу спектакль балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошар дип уйлыйм. "Карарга теләкләре булса, билетлар сатылган очракта, каникул көннәрендә дә уйнарбыз дип торабыз. Оешмаларда эшләүчеләрнең балалары өчен дә кую мөмкинлеге бар. Мәсәлән, газ оешмасында эшләүчеләрнең балалары каршында яңа 2013 елда 5 гыйнвар көнне чыгыш ясаячакбыз", - ди театрның җитәкчесе Ландыш Фазлыева. Дөрестән дә, бәйрәм көннәрендә, каникулларда бергәләп ял итү өчен балаларга да, әти-әниләргә дә менә дигән чара. Әллә кая барып йөрисе дә юк, Әтнәдә генә. Шуңа да, бу яктан балалары өчен куанычлы мизгелләр теләгән әти- әни мондый форсаттан файдаланмый калмас диеп уйлыйм. Өлкәннәр күңеленә юл тапкан артистларыбызны, иманым камил, сабыйлар да ошатыр. Ә сабыйлар инде безнең киләчәгебез. Яңа ел бәйрәме болай да үзенең серлелеге, сихри бер үзенчәлеге белән бил­геле. Бүләкләр бирешү, шат­лыклы-сөенечле ыгы-зыгы, сабый чакны ис­кә төшергән мандарин, ылыс исе...

Кайсыбызга гына куаныч бүләк итмәгән бу мизгелләр. Шул мизгелләрне балаларыбыз өчен тагын да истәлеклерәк, кызыклырак итү безнең беребезнең дә кулыннан килмәс эш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев