Этнэ таны

1 апрельдән Россиядә пенсия 4,1 процентка артачак

Социаль пенсиянең еллык уртача күләме 8,3 мең сумга кадәр артачак. («Татар-информ»). 1 апрельдән Россиядә эшли һәм эшләми торган пенсионерларга пенсияләр 4,1 процентка артачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. "Шулай итеп, социаль пенсиянең еллык уртача күләме 8,3 мең сумга кадәр артачак. 2018 елның августында Пенсия...

Социаль пенсиянең еллык уртача күләме 8,3 мең сумга кадәр артачак.

(«Татар-информ»). 1 апрельдән Россиядә эшли һәм эшләми торган пенсионерларга пенсияләр 4,1 процентка артачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Шулай итеп, социаль пенсиянең еллык уртача күләме 8,3 мең сумга кадәр артачак. 2018 елның августында Пенсия фонды 2017 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә төзәтмәләр кертәчәк. 2018 елның 1 февраленнән федераль ташламалардан кулланучыларның айлык акчалата түләүләре индексацияләчәк", - дип хәбәр итә идарә тармагы матбугат хезмәте.

Пенсия, пособие һәм социаль түләүләрне арттыру - РФ Президенты Владимир Путинның стратегик инициативалары. Дәүләт башлыгы илнең үсешен өстенлекле өлкәләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуда күрә.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/12/155935/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 апрель 2018 - 21:00
    "Туган тел"не бергәләп җырлыйк! - #Әтнәтаңы#Итугантел#ГабдуллаТукайтуганкөн
  • 18 декабрь 2017 - 07:36
    Выборы Президента России 2018
  • Яз китергән Җиңү!
  • Табигатьтә – яз!
  • 26 апрель 2018 - 09:00
    Тукай язы!
    Туган тел көне бүген, Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулган көн. Элек-электән халкыбыз бу көнне шигырь укып бәйрәм итте. Районыбыз халкы да бу традициягә тугры калып, елның-елында Тукай бәйрәме үткәрде. Быел да "Туган тел" көне зурлап үткәреләчәк. Иртәгә сәгать 10 да Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумына рәхим итегез. Ә бүген районыбыз йолдызлары елдагыча Казан шәһәрендә чыгыш ясыйлар. Бәйрәм белән Сезне!
    61
    0
    0
Ночной режим