Этнэ таны

Авылда яшәп, бала табучы хатыннарга 50 һәм 100 мең сум күләмендә акча биреләчәк

Яңа төр түләүләргә ия булу өчен авылда өч ел яшәргә кирәк. (Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда яшәүче авыл хатын-кызлары өчен өстәмә түләүләр кертелә. Авылда өч ел яшәп, беренче һәм өченче баасын тапкан хатыннар республиканың яңа төр өстәмә түләвенә ия була. Бу хакта бүген Социаль яклау министры Эльмира Зарипова...

Яңа төр түләүләргә ия булу өчен авылда өч ел яшәргә кирәк.

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда яшәүче авыл хатын-кызлары өчен өстәмә түләүләр кертелә. Авылда өч ел яшәп, беренче һәм өченче баасын тапкан хатыннар республиканың яңа төр өстәмә түләвенә ия була. Бу хакта бүген Социаль яклау министры Эльмира Зарипова Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 9 февраль көнне имзалаган.

"Авылда яшәп, беренче баласын 25 яшькәчә тапкан хатын-кызлар - 50, өченче баласын 28 яшькәчә тудырган әниләр 100 мең сум өстәмә түләүгә дәгъва кыла ала. Ике очракта да төп шарт булып, хатын-кызның авылда өч ел яшәве тора", - диде министр.

Әлеге категориягә караган хатын-кызлар, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан булса, социаль яклау бүлекчәләренә 6 ай дәвамында мөрәҗәгать итә ала. Гариза 10 көн эчендә карала.

Реклама

"Бүген шәһәрдә 28-29 яшьтә беренче бала табалар. Бу - бик соң. Икенче баласын кайчан таба соң ул? Безнең әниләр беренче баланы 23 яшьтә тудырса да, соңга калган саналган. Әбиләр турында әйтмим дә инде", - диде Эльмира Зарипова.

Министр сүзләренчә, алда әйтелгән категорияләргә туры килеп, авыл җирендә узган ел беренче баласын - 2020, өченче баласын 400гә якын әни тапкан.

"Шушы саннарга карап, яңа төр түләүләргә ничә кеше дәгъва кыласын белеп була", - дип искәртте ул.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/13/157917/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 15 май 2018 - 09:56
    Интервью без галстука / Владимир Леонов / О подготовке к ЧМ-2018, судьбе Рубина и о личном примере
  • 24 апрель 2018 - 21:00
    "Туган тел"не бергәләп җырлыйк! - #Әтнәтаңы#Итугантел#ГабдуллаТукайтуганкөн
  • Әтнәм җире
  • Күкләр аһәңе
  • Җиңүчеләрне бүләкләделәр
  • Яз китергән Җиңү!
  • Табигатьтә – яз!
  • 25 май 2018 - 08:50
    Әтнә кызы Динә Сәгыйтова - WorldSkills җиңүчесе
    Казан шәһәрендә узган ( бәяләүчеләр Казанга килделәр) "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia – 2018)  VI  илкүләм   чемпионатында туризм өлкәсендә экскурсион хезмәт күрсәтүне оештыру компетенциясе буенча Динә Сәгыйтова Татарстан данын Россия күләмендә яклап, 543 балл туплап,  беренче булды. Бу юлы инде Россия күләмендә җиңү яулады Динә!
    119
    0
    1
  • 22 май 2018 - 09:31
    Сабировлар Әтнәне яклады 18 майдан 20 майга кадәрге вакыт аралыгында Мамадыш шәһәрендә авыл районнары арасында спорт сөюче гаиләләре катнашында  “Сәламәтлек” ХV авыл спартакиадасының   Татарстан Республикасы чемпионаты узды.
    244
    0
    2
  • 22 май 2018 - 13:55
    Быел Сабантуйга барганда батмыйбыз... - фоторепортаж Алла боерса, дип өстим әле. Башланган эш беткән эш дисәләр дә, Алла сакласын. Олы Мәңгәр ягыннан Каенсар урманының Сабантуй мәйданына илтә торган юл төзекләндерелә башлады.
    192
    0
    0
  • 24 май 2018 - 17:42
    Иң акыллы сыйныф белән хушлаштылар Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр чылтырады.
    145
    0
    0
  • 24 май 2018 - 13:30
    Олы Әтнәдә – “Соңгы кыңгырау” Олы Әтнә урта мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды.
    142
    0
    1
  • 24 май 2018 - 15:30
    3 мең сумга кадәр акча эшлисегез киләме? Материальные выплаты в размере от 1 до 3 тыс. рублей могут получить все граждане Республики Татарстан. Для этого необходимо
    136
    0
    0
  • 23 май 2018 - 21:04
    Карачкысын гына күрегез, ясап та караган Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр. Айнурга бик тә туры килә бу.
    127
    0
    0
  • 24 май 2018 - 09:14
    Мәктәпләрдә - Соңгы кыңгырау Уку елы ахырына якынлаша. 24 май көнне , бүген, районыбыз мәктәпләрендә Соңгы тапкыр кыңгырау чыңлаячак.
    126
    0
    0
  • 25 май 2018 - 08:50
    Әтнә кызы Динә Сәгыйтова - WorldSkills җиңүчесе Казан шәһәрендә узган ( бәяләүчеләр Казанга килделәр) "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia – 2018)  VI  илкүләм   чемпионатында туризм өлкәсендә экскурсион хезмәт күрсәтүне оештыру компетенциясе буенча Динә Сәгыйтова Татарстан данын Россия күләмендә яклап, 543 балл туплап,  беренче булды. Бу юлы инде Россия күләмендә җиңү яулады Динә!
    119
    0
    1
Ночной режим