Этнэ таны

Әтнә - лидерлар арасында

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча районнар рейтингын тәкъдим итте Рейтинг министрның узган ел Министрлар Кабинетында атналык киңәшмәләрдә чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча төзелгән. (Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, 2017 елда республиканың агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча районнарның үзенчәлекле...

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча районнар рейтингын тәкъдим итте

Рейтинг министрның узган ел Министрлар Кабинетында атналык киңәшмәләрдә чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча төзелгән.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, 2017 елда республиканың агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча районнарның үзенчәлекле рейтингын тәкъдим итте. Иң яхшы һәм артта калучы муниципалитетларның исемлеге Хөкүмәт йортында киңәшмәдә яңгырады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Районнар рейтингы Марат Әхмәтовның узган ел Министрлар Кабинетында атналык киңәшмәләрдә чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча төзелгән. Министр лидерлар буларак - Зәй, Актаныш, Сарман, Балтач, Әтнә, Кукмара, Нурлат, Саба һәм Мамадыш районнарын атады.

Әхмәтов "урта зона"га ,"зур эчке резервлы" районнар буларак - Ютазы, Кайбыч, Алексеевск, Лениногорск, Мөслим һәм Чистайны керткән.

Узган ел дәвамында тәнкыйтькә күп тотылганнар арасында Спас, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Чирмешән, Менделеевск, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнары бар.

"Әлеге районнардагы уңай үзгәрешләр турында күбрәк сөйлисе килә, әмма бу көндәлек системалы командалап эшләүне таләп итә", - диде министр, муниципалитетлар башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/13/155961/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 апрель 2018 - 21:00
    "Туган тел"не бергәләп җырлыйк! - #Әтнәтаңы#Итугантел#ГабдуллаТукайтуганкөн
  • 18 декабрь 2017 - 07:36
    Выборы Президента России 2018
  • Яз китергән Җиңү!
  • Табигатьтә – яз!
  • 26 апрель 2018 - 09:00
    Тукай язы!
    Туган тел көне бүген, Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулган көн. Элек-электән халкыбыз бу көнне шигырь укып бәйрәм итте. Районыбыз халкы да бу традициягә тугры калып, елның-елында Тукай бәйрәме үткәрде. Быел да "Туган тел" көне зурлап үткәреләчәк. Иртәгә сәгать 10 да Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумына рәхим итегез. Ә бүген районыбыз йолдызлары елдагыча Казан шәһәрендә чыгыш ясыйлар. Бәйрәм белән Сезне!
    61
    0
    0
Ночной режим