Этнэ таны

Әтнәдә туучылар саны күпкә азайган

65 бала туган, 194 кеше вафат Узган 2017 елга районның демографик хәле әнә шундый. Барлыгы 37 малай, 28 кыз бала дөньяга беренче тапкыр аваз салган. 88 ир-ат һәм 106 хатын-кыз якты дөнья белән хушлашкан. Замана үзгәрә, хатыннарыгызны саклагыз диясе килә ирләргә... Шунысы куандыра - ел башыннан 59 пар язылышып, яңа...

65 бала туган, 194 кеше вафат
Узган 2017 елга районның демографик хәле әнә шундый. Барлыгы 37 малай, 28 кыз бала дөньяга беренче тапкыр аваз салган. 88 ир-ат һәм 106 хатын-кыз якты дөнья белән хушлашкан. Замана үзгәрә, хатыннарыгызны саклагыз диясе килә ирләргә... Шунысы куандыра - ел башыннан 59 пар язылышып, яңа гаилә корган. Аерылышучылар исә - 29 пар. Яңа туган сабыйларның 22 се гаиләдә - беренче, 25е - икен­че, 16сы - өченче һәм 2се дүртенче бала булып туган. Узган ел барышында исә 86 сабый дөньяга килгән, 199 кеше үлгән булган. 55 пар язылышкан, 21 пар аерылышкан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 апрель 2018 - 21:00
    "Туган тел"не бергәләп җырлыйк! - #Әтнәтаңы#Итугантел#ГабдуллаТукайтуганкөн
  • 18 декабрь 2017 - 07:36
    Выборы Президента России 2018
  • Яз китергән Җиңү!
  • Табигатьтә – яз!
  • 26 апрель 2018 - 09:00
    Тукай язы!
    Туган тел көне бүген, Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулган көн. Элек-электән халкыбыз бу көнне шигырь укып бәйрәм итте. Районыбыз халкы да бу традициягә тугры калып, елның-елында Тукай бәйрәме үткәрде. Быел да "Туган тел" көне зурлап үткәреләчәк. Иртәгә сәгать 10 да Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумына рәхим итегез. Ә бүген районыбыз йолдызлары елдагыча Казан шәһәрендә чыгыш ясыйлар. Бәйрәм белән Сезне!
    61
    0
    0
Ночной режим