Этнэ таны

1702 кеше полис алган

Ел башыннан "АК Барс- Медның Әтнә бүлекчәсеннән шуның кадәр кеше мәҗбүри медицина иминиятләве полислары алган.

"Ә 2241 кешегә Мәскәүдән полислар әйләнеп кайтканчы файдаланыр өчен вакытлыча полислар бирдек",- ди бүлекчәнең җитәкчесе Гөлнара Борһанова. Көненә 60 кеше элек файдаланган полисын яңага алыштырырга килә бирегә. "Чиратның иге-чиге күренми", дип зарланучылар да ишетелгәли. Шуңа күрә тәртип салганнар. Вакыт билгеләп, шул көнгә бер оешма белән бер хуҗалыкны чакырабыз. Инде укытучылар, "Күшәр" хуҗалыгы хезмәтчәннәре вакытлыча файдалану өчен полисларны алган.
Алыштыру өчен тагын бер ел вакыт бар әле. Шул вакыт эчендә "Әлеге тәртиптә эшләсәк, районыбыз халкын полислы итеп өлгерербез",- диләр. Бүлекчәдә җитәкчедән тыш әйдәп баручы белгеч Ильмира Раимова да эшли. Чират торасы килмәгән кешегә электрон чират та бар. Моның өчен www.akbarsmed.ru сайтына кереп язылырга кирәк. "Иртэн кереп карап, шул вакыт житкәч, электрон чиратка язылган кешене чыгып чакырабыз",- ди җитәкче Гөлнара Габделнур кызы. Кайсын сайлау сезнең ихтыярда.

Реклама


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: