Этнэ таны

18 яшьлек кызның җан авазы

"Мәхәббәт утында безгә гомер буе янасы", дип әйткәнне берничә мәртәбә, берничә кешедән ишеткәнем бар. Кечерәк вакытта аңламый идем, үсә төшкәч нишләптер мәхәббәтне татлы бер хистер дип күз алдыма китердем. Аңларлык булгач, әниемнең газаплануларын, башкаларның күз яшьләрен күреп, тормышлары белән якыннан танышкач, нишләптер тәмуг белән чагыштырасым килә башлады, анда да бертуктаусыз...

Реклама

"Мәхәббәт утында безгә гомер буе янасы", дип әйткәнне берничә мәртәбә, берничә кешедән ишеткәнем бар. Кечерәк вакытта аңламый идем, үсә төшкәч нишләптер мәхәббәтне татлы бер хистер дип күз алдыма китердем.
Аңларлык булгач, әниемнең газаплануларын, башкаларның күз яшьләрен күреп, тормышлары белән якыннан танышкач, нишләптер тәмуг белән чагыштырасым килә башлады, анда да бертуктаусыз янасы, дип әйтәләр бит. Минем фикерләрем белән килешмәүчеләр дә, миңа акыл өйрәтүчеләр дә, "Сеңелем, сиңа психологка күренергә кирәк", дип әйтүчеләр дә булыр. Булсын, үз башыннан үтмәгәннәр мине барыбер аңламас, ә мин аларны аңлый алмаячакмын. Чөнки 18 ел яшәп, мәхәббәтнең берәүгә дә шатлык китергәнен күрмәдем әле, һәрхәлдә мин аралашкан даирәдә. Ә үзем яшәгән гаиләдә күргәннәрем, әллә ничә гомерне бергә кушкан кадәр булыр.
Әнием - авыл кызы, күп балалы гаиләдә үскән. Әбием колхозчы, бабам да хуҗалыктан ерак китмәгән, фермада ат җиккән. 7 баланы үстерер өчен әниемнең баш күтәрми эшләвеннән башка, бернинди ял иткәнен күргәнем булмады. Көне буе колхозда эшләп кайта, кайткач исерек ир, кайнананың төртмәле сүзләре, җиде баланың борчуы, көндәлек эш-мәшәкатьләр. Ярый да исерек ирең ятып кына йокласа, юк шул, йокламый ул исерекләр. Тузга язмаган сүзләр, әнигә әйтелгән гаепләрне башта тыңламаска тырыша идем. Тик өйдән кая чыгып китеп була, җитмәсә төнлә. Ә ул йокысыз үткән төннәрнең исәбе-хисабы юк кебек. Бәләкәйрәк балалар йоклый, ә без, азрак акны карадан аеручы балалар, күз йоммыйча әти белән әнине саклыйбыз. Кул күтәрә торган гадәте бар әти кешенең. Эчеп алса, күзенә ак-кара күренми, дәшмәсәң генә исән каласың, әнине бер гөнаһсызга күпме кыйнамады ул. Берәү булса бер көн дә яшәмәс иде, 7 баласын уйлагандыр инде. Чөнки без барыбыз да әнинеке булдык, әти дип аталган кеше безне үз баласы итеп танымады, гомер буе "үзебезнең әти" килеп алып киткәнне "көтеп" яшәдек, чөнки әтинең бик еш кабатлый торган сүзләре иде бу, йөрәккә нык сеңгән.Үзе дә уйламастан әнә шулай үзеннән ерагайтты безне әти кеше. "Әтиемне сагындым", дип сөйләшкән дусларымнан көнләшәм дә мин, ничек әтине сагынып була, аның әтисе чыннан да әйбәт микән әллә, дип уйлаган вакытларым да аз булмады. Сиздермәсәм дә, әтисе бүләкләр алып кайтып биргән дусларымнан көнләшеп, кимсенеп үстем мин. Калган туганнарым да шул ук сүзне әйтә. 7 баланың бишесе кызлар, кечерәкләр - малайлар. Энеләремә карыйм да, алар да әти шикелле миһерсез, кырыс булсалар, киләчәктә ничекләр аралашып яшәргә кирәк, дип уйлап куям. Әнинең дә энеләремә бөтен теләге, әтиегез кебек була күрмәгез, ди. Тагын бер теләге йөрәккә сеңешкән әнинең: намазын укыган саен, ничекләр вакыт таба диген, бәлки шулай җанына тынычлык тапкандыр дип тә уйлыйм, бер теләк тели әниебез:"Кызларым минем язмышымны кабатламасыннар, Йа, Ходаем, эчми-тартмый торган, балаларымның кадерен белеп хөрмәтләп тора торган, үзләре яраткан, аларны яраткан кияүләр насыйп булсын", дип дога кыла. Ишеткән саен үзәгенә үткән икән әнинең, дип уйлап куям. Ара-тирә "Амин", дип әйтергә өлгерәм. Ә кияүгә чыгармын, дип уйламыйм. Тумас борын ирләрдән гайрәт чиккән. Күрше апасы да ярты гомерен, ире эчеп кайтып тавыш чыгарган саен, урамда үткәрә. Һәркайсын берәм-берәм саныйсым килми. Кияүгә чыккан танышларымның берничәсе инде аерылырга өлгерде, сәбәпләре белән кызыксынмадым. Рәхәт булса, кайтмаслар иде.
Ирләр хатын-кызны гаепләргә яраталар, егетләр дә кызларны тикшерә. Янәсе хатын-кыз затына ышана торган түгел. Кемнәр сөйләшә диген, берьюлы 2-3 кыз белән йөргән, аракы, сыра эчеп күңел ачкан егетләр тикшерә. Шуларны өйләнгән итеп күз алдыма китерәм дә, тәнәремә каз ите чыга. Юньле булырлар дип уйламыйм.
Егетләр күзе төшмәслек түгел үзем, чибәр, сөйкемле, диләр. Егетләрнең дә танышасы килә, тик берсен дә үземә якын китерә алмыйм. Ышана алмыйм, көнен дә төнен дә бергә үткәргән иптәш кызларыма карап гаҗәпләнәм, акыллары кайда икән, дим. Мөгаен кияүгә дә чыгып яши алмам, ир затларыннан тумас борын күңел кайткан. Әтинең тырышлыгы бу. Минем шикелле җанын кая куярга белмәүчеләр юк түгелдер, бардыр. Тик аны адым саен сөйләп йөреп булмый шул. Ә мин яздым әле, бәлки аракы чөмерергә яраткан әтиләрнең күзенә чалыныр бу язмам. Сезнең кызыгыз да минем кебек ут йотып, бөтен кешедән шикләнеп яшәми микән. Болай яшәү дөрес түгел, башкача да булдырып булмый, өметләр чәлпәрәмә килгән....яши башламас борын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: