Этнэ таны

2014 елда көтелгән үзгәрешләр

1 гыйнвардан яңа ел, яңа тормыш башланды. 2014 елда кабул ителгән законнар, кагыйдәләр инде гамәлгә керә. 1 гыйнвардан безне нинди тормыш көтә соң? Хезмәт хакының минималь күләме 5 205 сумнан 5 554 сумга күтәрелде, ана капиталы моңа кадәр 408 960 сум иде, хәзер 429 408 мең сумны тәшкил итә. Бензин,...

1 гыйнвардан яңа ел, яңа тормыш башланды. 2014 елда кабул ителгән законнар, кагыйдәләр инде гамәлгә керә. 1 гыйнвардан безне нинди тормыш көтә соң?

Хезмәт хакының минималь күләме 5 205 сумнан 5 554 сумга күтәрелде, ана капиталы моңа кадәр 408 960 сум иде, хәзер 429 408 мең сумны тәшкил итә.

Бензин, тәмәке, спиртлы продукция акциз­лар­ының хаклары артты, якын ки­ләчәктә аларның тагын да үсүе көтелә.

Урамда SIM-карта­лар­ны сату тукталды, хәзер бу гамәл канунга каршы эшләнә дип бәяләнә, аларны бары тик ки­бетләрдә, паспортны күр­сәткән очракта гына алып булачак.

Россия банклары ке­шеләргә банк карталары буенча башкарылган барлык гамәлләрне хәбәр итәргә тиеш. Хуҗасыннан башка хисаптан акча алынган икән, банклар ул акчаны иясенә кайтарырга тиеш. Ләкин бер шарт: кеше тәүлек эчендә банкка аннан башка акча алынганын хәбәр итәргә тиеш.

Узган елны купкан шау-шу, каршылыкларга кара­мас­тан, Россия Фәннәр ака­демиясендә реформалар башланды.

Югары уку йортларын тәмамлаучыларга каты тышлы дипломнар тапшырулар бетте. Хәзер аларга ялган документлардан сакланыр өчен су билгеләре булган яңа кәгазьләр биреләчәк.

1 гыйнвардан моңа ка­дәр булган дәүләт сатып алуларын алмаштырган яңа федераль контракт системасы гамәлгә керә. Хәзер тү­рәләр чыгымнарын бер ел алдан ук планлаштырырга тиеш. Сатып алулары 1 миллиард сумнан арта икән, бу очрак җә­мә­гатьчелеккә җит­ке­ре­лер­гә, аннары "ки­рәк­ме мондый сатып алу, юкмы" икәнен ки­ңәш­ләшеп, хәл ителергә тиеш.

3 миллион сумнан артык торган машина сатып алган очракта, хуҗасыннан салым алыначак. Шулай ук автомобильләр җитеш­терү­челәр "утиль"гә җибәргән чүпләре өчен өстәмә акча түләячәкләр, автомобильләр һаваны пычратмас өчен "Евро 5" дип исемләнгән норматив гамәлгә керде.

Россия таможнясы, товарларны исәпкә алып, аларга декларация язуны электрон рәвештә башкарачак.

Россия белән Көньяк Ко­рея арасында чикләр ачылды. Визасыз барып кайту турындагы килешү эшли башлады.

Россиягә килгән чит ил гражданнарына биредә яшәү тәртипләре үзгәрде. Ярты елга бер тапкыр визасыз яки даими яшәр өчен рөхсәт кәгазе булмаган очракта аларга Россиядә 90 көн булырга рөхсәт ителә.

Россельхознадзор та­ләп­­ләре буенча Норвегия­дән берничә төр балык (сельдь, килька, тәрәч, ставрида, мой­ва, скумбрия) кер­телү тыелды. Норвегиянең 515 экс­портерының 485сенә Рос­сиягә юл ябылды.

Бизнес өчен яңа кагый­дәләр барлыкка килде: бу РФ Пенсия фондына акча түләү­гә, предприятиеләрнең табышыннан алынган салымга кагыла.


Ватаным Татарстан, 11.01.2014 ел

Мәгълүматлар Матбугат.ру сайтыннан алынды

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: