Этнэ таны

61 МОРҖАЛЫ ӨШКӘТӘ

Кечкенә авыллар рәтендә йөргән Олы Өшкәтәгә барганым булмаган икән. Икенче төрлерәк итеп күзаллаган идем. Ташландык, җимерелгән, бер урамлы авыл күз алдыма килгән иде. Юлы да юктыр шикелле тоелды. Өшкәтәнең Ленин исемендәге хуҗалыкка кергәнен онытып җибәргәнмен. Үзәктән килгәндә авылга илтүче таш түшәлгән юл искә төшерде. Авыл эчендәгесенә дә таш җәелгән. -...

Кечкенә авыллар рәтендә йөргән Олы Өшкәтәгә барганым булмаган икән. Икенче төрлерәк итеп күзаллаган идем.

Ташландык, җимерелгән, бер урамлы авыл күз алдыма килгән иде. Юлы да юктыр шикелле тоелды. Өшкәтәнең Ленин исемендәге хуҗалыкка кергәнен онытып җибәргәнмен. Үзәктән килгәндә авылга илтүче таш түшәлгән юл искә төшерде. Авыл эчендәгесенә дә таш җәелгән.

- Анысына акчаны үзебез җыйдык. Башта хуҗалыктагы машина саен 2000 сумнан җыйналдык. Анысына таш алып кайтып җәйдек.

- Менә бу кибет янәшәсенә тау итеп өеп куйганына соңрак 5000 сумнан җыйналдык. Үзем өйдем, - ди тракторчы Рәмис.

- Бөтен кеше акча бирдеме?

- Бирмәүчеләре дә бар, күбесе бирә, үзебез йөрисе ич. Ә болай Өшкәтәнең бөтен урамына да таш җәеп чыгасыбыз килә.

Авыл башындагы торакларның буш булмавы, бөтенесендә булмаса да, терлекләр тәрбияләнүе, авылда дүрт урам булуы да эчкә җылы кертте. Дания апа: "Әбиләр авылы бу! Алары да зиратка күчеп бара", дисә дә, авылда 69 кеше яши, монысы рәсми мәгълүмат."Җәй айларында бу сан йөздән арта", - диделәр Бәрәскә авыл җирлегендә. "Җәен - 61 морҗа, кышын - 31", - дип үзенчә ачыклык кертте шәхси кибетләрендә сатучы Нурзия Мәгъсүмова. Җәйлектә кеше күп булганга да аптырыйсы юк, табигате, сулар һавасы... ипигә май итеп ягарлык. "Бездәге чиста һаваны башка җирдә юк", - диләр әбекәйләр дә.

Реклама

- Тынычлыгын әйт син. Тавыш-тын юк. Җәй буе яшеллек. Яшәр өчен дә бик уңай. Терлек асраган кешегә - дәрья. Пенсия белән гәҗитләрне почта Сәвия көне-сәгате белән китерә. Газ кергән, суны бушка тотабыз, Илгизебез исән булсын, акча да түләттерми. Клуб та бар иде, узган ел сүттеләр. Башлангыч мәктәп 1978 елда янды.

- Телефон да бар, хәтта. Тик заряд җыймаган кебек, чыш-пыш килеп утыра. Анысы да эшләсә, җәннәтнең үзе буласы. Кышын да юлсыз калган юк, гел ачып торалар.

- Урлашкан, сугышкан кеше юк, Аллага шөкер. Мәчетебез бар, әле ремонт ясыйлар, - дип дәвам итә 81 яшьлек Сания апа Вәлиева. - Буш, кеше яшә­мәгән, ташландык, шыксыз нигезләр генә күбәйде. Һәр урамда бар. Зиратыбызның берсе дә шундый, чистартасы бар. Авыл җирлеге башлыгы Сәид "Әйләндерәбез", дип тимер челтәрләр менгезде. Икенчесе, күмелә торганы әйбәт үзе.

- Минем кебек җәй генә торучылар күп шул, өйләр дә, авыл да безнең белән бергә картая. Ә бит элек нинди зур авыл иде", - дип уфтана Дания апа.

Бүгенгесе көндә нибары зуры-кечкенәсе 5 бала булган әлеге авылның бай тарихы бар. Авыл атамасы Казан ханлыгы чорын өйрәнүгә караган хезмәтләрдә һәм Казан өязенең теркәү кенәгәләрендә 1602-1603 елларда искә алына. 2 мәчетле дәү авыл булган Өшкәтә.

- Колхозлашу чорында кешеләрнең атларын алып чыга башладылар, күбесе эшсез калды. Шуннан өшкәтәлеләр Казанның җәгетни (Ягодная) бистәсенә китеп урнаштылар. "Октябрьнең 13 еллыгы" исемендәге колхоз оешты. Соңгы председателе булып Нурмөхәммәтова Сәрби эшләде. Авыл сәвите дә, башлангыч мәктәбе, медпункты да бар иде. Өй саен 6-7 бала, 7 класс белем мәҗбүри. Башлангычны укыгач, Бәрәскәгә менеп укыдылар. Йортлар да бик тыгыз урнашкан иде. Хәзерге авыл урамнарындагы буш урыннар - нигез урыннары, гөрләп торган йортлар иде, - дип искә төшерә 85 яшьлек Бәгъдия апа Нигъмәтҗанова.

Ул сөйләгәннәрне ире Мөнир абый да раслап бара. Беткән нигезләргә карап авыр сулап та куя, атаклы балта остасының байтак көче кергәндер шул. Мәчетне дә "Авылдашлар белән үзем төзедем", - ди. Көенсә дә, авылның яңарып торуына сөенеп бетә алмый. Казаннан кайтып медицина белгече Виктор Вәлиуллин яңа йорт җиткезгән. Аның хатыны шушы җирлектән икән. "Илдар Сәгъдиев нинди шәп йорт салып куйды. Авылга ямь керде. Шулай булгач, авылның киләчәге булырга тиеш", - дип фаразлый Мөнир Галиулла улы.

Адәм баласын гомер-гомергә туган туфрагы, нигез-оясы озата бара шул. Җәннәт бакчаларына тиң мохиттә генә ул үзенең кирәклеген тоя. Тикмәгә генә тәпи басарга, күмелергә җирлегең булсын, димиләрдер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: