Этнэ таны

ЧАБА-ЧАБА КАЙТТЫМ АВЫЛЫМА

Балачагымның иң матур еллары Ташчишмә авылында үтте.

Әти-әнинең җылы назын тоеп, без - җиде бала бик бәхетле булып үстек. Нинди шук һәм тиктормас булсак та, беркайчан да әти-әнинең ачуланып кул күтәргәнен хәтерләмим мин. Ишле булсак та ач-ялангач булмадык. Әти-әнинең тырышлыгы белән тамагыбыз тук, өстебез бөтен булды. Зур урыннарда эшләмәсә дә, иптәшләре арасында эшен җиренә җиткереп эшләве белән аерылып торды. Аны белгәннәр, әле дә әтине бары яхшы яктан гына искә алалар. Ул вакытларда эшләгән өчен хезмәт хакы бик түбән булганга, балаларның өс-башын карарга, уку кирәк- яракларына тотарга акча булыр дип, әти белән әни кирпеч сугып саталар иде. Кирпеч сугуның никадәр мәшәкатьле эш икәнен мин үземнең сабый чагымнан чыгып бик яхшы беләм. Хәзерге балалар ул кадәр эшкә ай-һай түзә алыр иде микән. Ничек безгә суык тимәгәндер... Башта әти ат белән кызыл балчыкны алып кайтып лапаска аудара. Өстенә салкын су сипкәч, без, балалар, күлмәк-ыштаннарыбызны тезгә хәтле сызганып, яланаяк үзләнгәнче балчык таптый идек. Пластилин хәленә килгәннән соң, балчыктан кирпечкә охшаган тункалар ясап бирә идек. Нәни кулларыбыз арып тоймас хәлгә җитә иде. Шул тункаларны әти үзе ясаган калып­ларга салып, өстенә су коеп, калак белән як-ягына суккалап, кирпеч хәленә китерә иде. Әни исә, ипләп кенә челтәрләп кибәргә өеп бара. Азрак кипкәннән соң, елга шикелле җиргә алып барып, утын белән яндырып, кирпеч хәленә китерәләр . Шуннан алып кайтып, сатарга дип әзерләп өеп куялар иде. Бу кирпечне сатып алучылар бик яратып алалар иде. Ныклык­лары һәм ярылмаулары белән аерылып торган бу кирпечләр бездә әле дә саклана. Әле шул ишле баланы карау, кирпеч сугу өстенә әни авылга укытырга килгән Хәсби абый белән Зәйнәп апаның ике малаен да карый иде. Балалар бакчасы булмаганлыктан, алар безгә иртән киләләр, кич кенә кайтып китәләр иде. Кеше баласын бит әле җиренә җиткереп карарга кирәк. Керосинкада ашарга пешерәбез, мичкә ягабыз, коедан су ташып кер уабыз. Гаиләдә беркайчан да эш бүлешмәдек, әти-әнигә булышып, кечкенәдән кул арасына кереп үстек. Укыдык, кеше булдык. Балачакның матур мизгелләре артта калды. Инде әти белән әнинең арабыздан киткәненә дә байтак вакыт узды. Бик сагынам үзләрен. Сагынуым көннән-көн арта. Туган нигеземә кайткач та, өйгә аяк басканчы үзебез уйнап үскән ишегалларын урыйм. Э-э-эх, кире кайт­са иде ул рәхәт чаклар. Бернинди акчаларга да сатып алып булмый шул аларны. Әниебез соңгы көненә хәтле ялгызы гомер иткән төп йортта туганнар белән еш очрашабыз. Әти-әни рухына дога кылып, Коръән ашлары уздырабыз. Тормышның кискен борылышлары безне дә сындырмый калмады - ике абыебыз яшьли гүр иясе булды. Ә тормыш дәвам итә. Без дә хәзер инде әни генә түгел, әбиләр дә. Туган якта, туган туфракта әти- әни йөзенә тап төшерми яшәдек.

Реклама

Җир йөзендә әнидән дә газизрәк кеше юк. Ана - баласы өчен гомерен дә бирергә әзер зат бит. Үзең олыгайгач кына шуны аңлап, чын мәгънәсенә төшенәсең икән. Исән-сау гына булыйк әниләр. Авырлык белән яуланган куанычларыбыз гомерлек булсын, балаларның, оныкларның игелеген күреп яшәргә язсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: